Минем сайтыма рәхим итегез!

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

 Үзем

турында үзем

 

Мин, Мөхәммәтшина Венера Фәретдин кызы, Зәй муниципаль районы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1989 нчы елдан алып татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

Югары белемле, I категорияле, 23 ел педагогик эшчәнлекнең 21е шушы мәктәптә узды.

Методик темам: “ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда милли төбәк компонентын куллану “. Фәнеңне яраттыру өчен күп укырга, күп белергә, гомумән, аңа кызыксыну уятырга кирәк. Шуңа күрә укыту һәм тәрбия методларын камилләштерү юнәлешендә яңа технологияләрне өйрәнәм, аларны үз дәресләремдә иркен кулланам.  Укучыларымның иҗади фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эшлим.

Укытучылык хезмәтен яратып башкарам. 14 ел инде мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәклим. Эш тәҗрибәсенә таянып, методик ярдәмлекләр әзерлим. 12 ел сыйныф җитәкчесе булып эшләдем, 2 чыгарылыш бирдем.


 

Конструктор сайтов - uCoz