Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Сыйныфтан тыш чара.

В.Ф. Мөхәммәтшина,

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Туган тел көненә багышланган “Тапкырлар һәм зирәкләр ” бәйгесе.

(6 – 7 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен)

Максат: туган телебезгә карата башка милләт балаларында кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәсрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: мәкальләр,табышмаклар,кроссвордлар, магнитофон, “Туган тел ” җыры язмасы .

Кичә барышы.

1. Командаларның исәнләшүе.

2. Мәкальләр әйтешү бәйгесе.( Һәр әйткән мәкальгә 1очко куела. )

3. Саннарны татарча әйтегез ( 3 очко).

12, 28, 457, 2094, 35619                      11, 32, 475, 1086, 29870

4. Табышмакларның җавапларын әйтегез.( 3 очко).

Җәен соры, кышын ак.                        Утыра бер ак чүлмәк,

Аңа шулай яхшырак.                           Өстенә кигән йөз күлмәк.

 

“Ти!”дисәң – тими!                              Ак сыер торып китәр,

“Тимә!”дисәң – тия.                             Кара сыер ятып калыр.

 

Утта янмый, суда батмый.                  Кыш көне күп ашый,

                                                               Җәй көне күп йоклый.

5. “ Кем тапкыррак? “(1 минут эчендә җавап бирергә кирәк), ( 10 очко).

“Су анасы”әкиятен кем язган?               Яңа ел кайчан башлана?

Татарларның җәйге бәйрәме.                 Ашны нәрсә белән ашыйлар?

Балык сөйләшә беләме?                         “Шүрәле”не кем язган?

Безнең республика ничек атала?            Тавык йөзә беләме?

Кышның ничә ае бар?                              Гербта нәрсә сурәтләнгән?

Безнең республика президенты кем?      Җиләккә кайчан баралар?

Кибеткә нәрсә белән баралар?                 Безнең башкалабыз.

Кайчан кар ява?                                         Елның ничә фасылы бар?

Төлке кайда яши?                                      Район хакимият башлыгы кем?

Беренче дәрес кайчан башлана?              Иң озын каникуллар кайчан башлана?

6.  Һәр командага сүзләре буталган мәкальләр бирелә, шуларны дөресләп язарга. ( 2 очко).

Табыла, җирдән, белем, китаптан, - ,алтын.(Алтын җирдән табыла, белем – китаптан.)

Таталы, туган, тел, тел, торган,тел, сөйләп, анам. (Иң татлы тел туган тел, анам сөйләп торган тел.)

Телен, белем, җиде, бел, бел, йортның, җиде, төрле.(Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.)

Түрем, иркә, телем,киңдер, туган, гөлем. - , күңел. ( Туган телем – иркә гөлем, киңдер күңел түрем.)

 7. Кроссвордларны чишегез. ( 3 очко).

а

 

 

а

 а

 

 

а

а

 

 

а

а

 

 

а

а

 

 

а

а

 

 

а

к

 

 

 

к

к          

 

 

 

к

к    

 

 

 

к

к

 

 

 

к

к

 

 

 

к

к

 

 

 

к

                     


Ике командага да бирелә, вакытка чишелә.

8. Түбәндәге сүзләрне җөмлә яки сүзтезмә төзеп аңлатыгыз. ( 3 очко).

Май – май                                                    төш – төш

Алма – алма                                                 бүлмә - бүлмә

Ат – ат                                                          яра – яра

9. Сүзләрнең синонимнарын табыгыз. ( 3 очко).

Сәламәт, дус, матур.                                   Дөрес, зур, чиста.

10. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз. ( 3 очко).

Дөрес, зур, чиста.                                       Сәламәт, дус, матур.

11. Үзегез белгән  шигырь яки җырны башкарыгыз. ( 1 очко).

12. Капитаннар ярышы. Татар язучылары, җырчылары, шагыйрьләре, композиторлары, рәссамнары исемнәрен әйтегез. (Чиратлап әйтәләр, кем туктый шул җиңелә.) ( Һәр дөрес җавапка 1 очко).

Бәйгегә нәтиҗә ясала. Җиңүче билгеләнә.

Бәйгенең ахырында соңгы сүз белән укытучы чыгышы.

“Туган тел ” җыры белән бәйгене тәмамлау.

 

Конструктор сайтов - uCoz