Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Апушның тылсымлы төшләре.

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлана.

 

1 нче алып баручы.

    Күңелем  мәйданында  парадта.

    Саф  башында килә  Кол  Галиләр…

    Тукай  бара  әнә  пар  атта…

    Такташ  белән  Кутуй  бергә  атлый…

    Нур  артыннан  сафта  нур арта.

    Җәлил  килә…

    Кәрим, Алиш…

    Төркем - төркем  яшьләр - күр  сафта.

    Күпме  җырчы, күпме  җырчы  бүген

    Күңелем  мәйданында  парадта.

                                                       М. Каюмов

2 нче алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар һәм укытучылар!

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә нәни Апуш-Габдулла-мәшһүр Тукай дөньяга килә. Ятим Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла-Апушны мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг Шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар.

 1 нче алып баручы.

Ятим Апуш бөек Тукай булды.

Шагыйрьләрнең булды остазы.

Без Тукайны һаман онытмыйбыз,

Шигырьләрен ятлап торабыз.

 

Тукай безнең йөз аклыгы,

Тукай ул халык пакьлеге,

Халкыбызның батыр улы,

Онытылмый торган җыры.

2 нче алып баручы.

Менә без  бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны, сезне яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәт яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта...

2 нче алып баручы.

Онытмабыз,Бөек Тукай, сине,

Шигырьләрең укып тыңланыр.

Һәр бәйрәмдә “Бәйрәм бүген” җырың

Синең төсең итеп җырланыр.

Җыр “Бүген бәйрәм”.

Сәхнәнең ике ягыннан 4 укучы чыга ( 2 кыз һәм 2 малай.)

Зәй төбәге шагыйрьләренең Г.Тукайга багышланган шигырьләрен укыйлар.

1 нче укучы.

Илдә кояш,

Җирдә кояш,

Йөздә кояш, күздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш.

Әмма бүген үзгә кояш.

Бүген аның каршысына

Канатланып чыккан бөре...

 Аваз сала томшыклары:

Тукай көне!

Тукай көне!

 

Килә язлар, китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрелә...

Үзгәрелә...

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь хәлдә килә безгә

Киңлекләрдә язгы аваз –

Чыр-чу килә кошлар иле,

Чыңлап тора аһәңнәре:

Тукай көне!

Тукай көне!

 

Илдә кояш,

Җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне -

Безнең бәйрәм ! (М.Әгъләм “Тукай көне”)

2 нче укучы.

Тукай, Тукай...

Кырлай урманнары

Саклый синең сабый эзеңне.

Чал Казанның кунакханәләре

Хәтерлиләр нурлы йөзеңне.

Син җырладың,

Хөрриятне мактап,

Яктылыкка таба өндәдең,

Ал кояшлы

Таңны өзелеп көттең,

Ләкин аны үзең күрмәдең.

“Туган тел”ең – сөйгән халкым теле,

“Тәфтилләү”ең җырга көйләнде. (Ф.Разов “Халкымның син куанычы”)

(“Тәфтилләү” көен скрипкада уйнау.)

 

 

 

3 нче укучы

Бу дөньяны белгәнемнән бирле

Яңгырады бер көй колагымда;

Назы белән җаным иркәләде

Чарасыздан янган һәр чагымда

Әйдәде ул киләчәккә

Маягы күк барыр юлларымның.

Сабырлыкка дәште кирәк чакта

Әнкәм булып сыйпап кулларымны.

 Сихри җепләр сузып күңелемә,

Инсафлыкка мине чакырды гел;

И серле көй, бөек Тукай моңы,

Мәңгелек көй – безнең “Туган тел.” (С.Әхтәмова “Туган тел.”)

4 нче укучы.

Тукай исемен әйтүем була,

күз алдына килә маҗара.

Шүрәлеләр килә, Су анасы,

Хәйран калам шуңа, бичара.

 

Апуш та бит кече чакта шулай

Шүрәле күк йөргән кайларда.

Хәтта аны сатмак булганнар бит

Печән базарында Казанда.

 

Тукайның бар шигырьләре,

Кайгылы-шатлыклысы.

Зурлар өчен дә яхшысы,

Балага тансыклысы.  (Л.Хәйруллина )

 

Татар халык биюе.

 Бию вакытында арттан әкрен генә декорация чыгарыла. Әкият башлана.

Кыралайда Сәгъди абзый өе. Тәрәзәдән төшкән кичке ай яктысында әкияти тынлык. Сәгъди абзый нәни Апушны йокларга сала.

Сәгъди абзый.

Йокла , Апуш... Төннең гөжләве дә

Тынлыгы да куркытмасын сине...

Йоклаганда бары яңа җирдә

Татлы төшләр генә керсә иде.

Йокла, бәбкәм, ерак илләр үтеп,

Яңа җиргә оя корган сыман...

Үз кардәшләрең без. (Авыр сулый)

Апуш.

Ә йолдызлар

Бал кортлары кебек...

Сәгъди абзый.

Китче моннан,

Ничек бал кортлары? Ах, син аны,

Синең исәп йокламаска гына...

Апуш.

Ә йолдызлар – барыбер бал кортлары.

Ишетәсезме, ничек гөжләп тора?

Шулар белән бергә булсаң иде,

Күтәрелсәң  иде айга кадәр!

Әйләнгәндәй чәчәк тирәсендә,

Ай янында әйләнәләр.Айда бал буламы?

Сәгъди абзый.

Ә бу хакта

Иртән инде. Бүген арылган нык.

Эш бит, Апуш, һаман җиргә тарта.

Йолдызларга карап алу да юк.

Таңнан торып кырга чыгасың да

Кич кайтасың. Көтә мал-туарың...

Ә син йокла кайгың юк чагында,

Йоклап китәр бергә йолдызларың.

Апуш.

 Әкият тыңлар идем...

Сәгъди абзый.

Нинди әкият?!

Төн уртасы узып бара әнә.

Ишетәсеңме? Тыныч йокы теләп

Таң әтәче канат кага әнә.

Йокла, улым, азмы эш бар иртән,

Мин дә ятам... бетте түзәр чама.

Апуш.

Сәгъди абзый, сиңа тәмле төшләр.

 Сәгъди абзый.

Йокла ятим. Йорт иясе аңа

Татлы йокы бирсен...Әйтерсең лә

Әтисе дә исән, әнисе дә,

Йоклый ятим.(Китә)

 

Мич артыннан Йорт иясе чыга. Апуш  йоклый.

Йорт иясе. 

Йокла, мичтәге күмер,

Бу мин сулыйм, җил түгел.

Йоклагыз, идән, түшәм,

Стена, мич һәм өстәл.

Йоклагыз, урындыклар.

Сезгә татлы төшләр,

Кыектагы чыпчыклар.

Өлкәннәрне эш көтә,

Тыныч ял итсен алар.

Куркыныч төшләр күреп

Уянмасын балалар.

Төнегез тыныч булса,

 Үтәлер сезнең теләк.

Мин шуңа да йокламыйм –

Сезгә тынычлык кирәк.

Пш-ш-ш, п-ш-ш... Пш-ш-ш, п-ш-ш...

Мичтә күмер,

Пш-ш-ш, п-ш-ш...  Бу- мин, җил түгел!

Йорт иясе сүзгә мавыгып Апушның уянганын сизми кала.

Апуш. 

Әби, әби, ни  эзлисең?

Төн уртасында биисең,

Көндез мин сине күрмәдем.

Йорт иясе.

Үзең син монда кем әле?!

Моңа кадәр кайда булдың,

Ничек бүген пәйда булдың?

Мин һәркемне беләм өйдә.

Әгәр килсә бик беләсең,

Мин – бу өйдә Йорт иясе.

Нигә әле йокламыйсың,

Кем буласың син бу өйдә?

Апуш.

Апуш, әби!

Йорт иясе.

Апуш, Апуш... син бит бәби!

Апуш.

Җибәрермен мендәр белән.

Йорт иясе.

Сугышма әбиләр белән.

Синең күкләр

Әле күпләр,

Тәртипсезлекләрең бетсен.

Олыларны олы ит син,

Кечеләрне кече ит син!

Апуш

Акыл бирүче табылган!

Йорт иясе.

Хәзер борам колагыңнан!

Киңәшемне тыңла менә:

Чиста җирне чүпләп йөрмә,

Кеше әйберсенә тимә,

Әйтерләр: ул-угры, карак!

Бу сүзләрем булсын сабак!

Хәзер йокла тыныч кына!

Апуш.

Әкият сөйләче миңа.

Юкса һәммәсе өйрәтә.

Вакыт калмый әкияткә.

Йорт иясе.

Ә сөйләп торыргамы соң?-

Өлкәннәрне тыңламыйсың

Апуш.

Тыңлыйм, әби, тыңлым, сөйлә,-

Апушка үпкәли күрмә!

Йорт иясе.

Күптән шулай диләр аны,

Матур әкиятләр ярата

Сүз тыңлаган малайларны.

Апуш.

Күке турында сөйләче.

Йорт иясе.

Ашыктырма, тыңла сөйлим.

Герое булырсың үзең.

Пш-ш-ш, п-ш-ш... Пш-ш-ш, п-ш-ш...

Мичтә күмер,

Пш-ш-ш, п-ш-ш...  Бу - мин, җил түгел!

Әкият, Апуш, күл янында,

Алып киттем сине шунда,

Әфсен-төфсен!

Йорт иясе куллары белән төрле хәрәкәтләр ясый. Агач басмалы күл күренеше барлыкка килә. Апуш кыяфәтле бер малай калтырана-калтырана судан чыга, киенә башлый. Ул – җилкуар Тиктормас.

 

Тиктормас.

Йөздем, чумдым, коендым,

Су чәчрәтеп уйнадым.

Су төбеннән учлап-учлап

 Комнар алдым,

Туймадым.

Суык.

Һәй-й, димен, кояш җылытыр,

Җил исәр,

Чәчем кибәр...

Салкын тигәнен сизми дә

Калырлар өйдәгеләр.

И-и-х, рәхмәт!

Бар бит малайлар

Бу рәхәтне белмәгән.

Бер- ике сәгать үтмичә

Инде  шаять , тирләмәм.

Колагына кергән суны чыгарырга бер аягында сикергәли, җылына. Басмада алтын тарагы белән чыгып утырган Су анасын күрмичә такмаклый бирә.

Су челтери колакларда,

сайрар кошлар куакларда.

Кара, кара, бу кошчыкны

Әллә кайдан килеп чыкты.

Канат кагып кулга куна,

Куркырга, әй уйламый да. Ай!

Су анасын күреп куак арасына кача. Су анасы алтын тарак белән чәчләрен тарый-тарый сөйләнә.

Су анасы.

А-п-ч-хи! А-п-ч-хи!.

Гәрәбәдәй басмалар,

Мич ләүкәсе кебек җылы

Басмадагы такталар..

Зур бәйрәм бүген өйдә

Шүрәле үзе килә...

Каш-керфек каралмаган, аһ!

Чәчем дә таралмаган, аһ!

Булам бит, булам харап!

И коткар, алтын тарак!

Су анасы алтын тарак белән, бизәнә-бизәнә,  чәчләрен тарый.

Мин гүзәл, нәфис буынлы,

су саклый зифалыгымны –

Мин – суның күз карасы!

Ни бу! (Толымын актара.)

Бака баласы.

Тиктормас.

Чабар идем хәзер – куркам,

Ничек качыйм бу карчыктан –

Тезләрем дер-дер килә,

Хәлем юк йөгерергә.

Котылырмын димә дә,

Вәт бәла дисәң дә бәла.

Су анасы.

Шүрәленең көтәм үзен,

Әнә шул шатлыктан бүген

Чәчем-башымны карыйм.

Кыслалардан, сөлекләрдән,

Төрле суүсемлекләрдән

Толымнарымны  тарыйм.

Аһ! Инде ефәк чәчем дә

Килә икән чаларып.

Бу нәрсә? (Толымын актара.)

Табан балык!

 

Тиктормас.

Убырлы карчык чәчләре

Хәшәрәт белән тулган,

Качарга кирәк моннан!

Су анасы.

Бераз ял итим күлемдә,

Тарагым калсын монда.

Ах-ух!

Бу-бу-бу...пух!

(Суга чума. Алтын тарагы басмада кала.)

Тиктормас.

Чумды убыр.

Чак котылдым,

Егылып үләрдәй булдым.

Тарагы ла тарагы!

Чәлдерсәң иде аны!

Кошчык

Кагылма!

Тиктормас.

Кем бар соң монда?

Кошчык кына бит янымда.

Кошчык.

Бу кошчыгың әйтә сиңа:

Кешенеке кагылма!

Тиктормас.

Өйрәтмә!

Чыкмасын тының.

Таракны кем алганлыгын

Белә бары син дә мин.

Мин алмасам башка алыр,

 Алып кесәсенә салыр.

(Таракны алып кесәсенә сала.)

Мин тарак күрмәдем.

Кошчык

Тарагы юклыгын белми,

Су анасы чыга кире.

Урынына куй яңадан.

Тиктормас.

Һе ! Синнән сорамаган!

Мин хәзер үк өйгә чабам,

Таракны үземә алам.

Мин җитез! Мин угрымы?

Алдадым убырлыны.

Кошчык.

Тукта!

Эшләмә алай.

Аһ, яман, угры малай...

Су анасы.

И-и, су рәхәт! Ә син кошчык,

Кем белән сөйләштең әле?

Ә тарагым.. Алтын тарак...

Алганнар, таш кергерерләре.

АҺ,әнә кем?! Угры малай,

Йөгерә явыз токым.

Авылга кереп шылганчы,

Тиз генә куып тотыйм.

Су анасы Тиктормасны куа, үзе кычкыра. Икесе дә арыганнар.

Су анасы.

Качма! качма!Тукта! тукта, и карак!

Ник аласың син аны, -

Ул бит минем тарак!

Тиктормас.

Куып җитә бит инде,

Тыңламадым әнине.

Булган инде булган эш –

Алтын тарак кызганыч.

Җенле, убырлы карчыкка

Шушындый  таракны юкка

Бирәләр диме?

Кая?

Нык әле минем аяк!

Су анасы.

Хәзер тотам.

Хәзер тотам.

И, оятсыз,

Инсафсыз малай,

Котыла алмассың качып!

Тиктормас.

Каптырды убырлы карчык!

Су анансы тотам дигәндә генә этләр өргән тавышлар ишетелә.

Кошчык. 

Котылды, котылды бит,

Каракны коткарды эт!

Су анасы кирегә

Яшен кебек йөгерә.

Артыннан өрә-өрә

Күпме эт куа килә.

Күзеннән ага яшьләр,

Ничә мең еллар яшәп

Картайган бу сабыйны

Рәнҗетергә ярыймы?

Юк, юк, юк!

 Су анасы

Ай, кайгым зур, кайгым зур,

Зур кайгым.

Алтын таракны урлатып

Моңайдым.

Ничекләр кайтыйм күлемә -

йортыма.

Аһ, угры,явыз, котылдым,

Дисеңме?

Төн генә җитсен... Алырмын

Үчемне. (Чыгып китә.)

 

Авыл өе эче.  Тиктормас белән әнисе .

Ана.

Бик соң инде, әйдә, ятыйк, улым.

Хәзер җәеп бирәм сиңа урын.

Авырыйсыңмы син? Кәефең юк.

Чәй эчмәдең бит кичкә кырын.

Сиңа бүген әллә нәрсә булган.

Тиктормас.

Суда күп коендым.

Шулвакыт каты итеп шакыган тавыш ишетелә.

Ана.

Әллә ялгыш ишетәм, әллә чынлап:

Кем ул йөри төнлә болай соңлап?

Никтер җаным тыныч түгел әле...

Тагын шакый бугай...

Тиктормас.

Дәшмә, әни!

Өй янында су анасы пәйда була.

Ана.

Ни кирәк? Кем бу?

Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә барсың төнлә берлән,

и пычагым кергери!

Су анасы.

Су анасы мин, китер,

кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең углың, карак!

Ана. 

Улым, улым, чынмы бу?

Тиктормас мендәр астыннан алтын таракны тартып чыгара һәм су анасына ыргыта.

Су анасы

Бу минем алтын тарагым,

Кадерле тарагым.

Яшьлегемдә, картлыгымда

Толымнарымны тарадым.

Чәч тарагач һәркем миңа

Сокланып кына карады.

Ана.

Аһ, намуссызны кара син!

Су анасы

Кычыткан белән ярасы!

Ана.

Кичер аны, Күл анасы!

Без дә бит адәм баласы!

Безгә синнән су аласы,

Су алып җир сугарасы.

Баш иеп рәхмәт сиңа!

Юынабыз һәм юабыз,

Шуңа да чиста булабыз.

Баш иеп рәхмәт сиңа!

Су анасы.

Тыңламыйсың өлкәннәр сүзен!

Пешерергә иде үзен...

Ә күл?

Су кирәк чакта,

Ул сезнең карамакта. (Әтәч кычкыра, су анасы китә.)

Ана. 

Бу бәла да узды, ярар.

Тынып калды күк дөньялар, ә ояты минем өчен....

Тиктормас.

Әни, ник әрләмисең?

Ана.

Ничекләр әрлим бу килеш,

Үзең дә аңларга тиеш.

Бәхетле була алмыйсың

Кеше кайгысы белән.

Һәр шуклыкның бер сабагы

 Ияреп килә, дигән,

Шул, шул!

Аңласаң әгәр.

Тиктормас.

Аһ, оят миңа никадәр!

Яңадан әтәч кычкыра.  Ана белән бала кереп китәләр, Апуш белән Йорт иясе залга чыгалар.

 

Йорт иясе.

Я шук малай, гаебеңне

таныдыңмы?

Менә  шунда инде

әкиятнең соңы.

Ишетәсеңме, шылт иткән дә

Тавыш чыкмый.

Син дә йокла,

Барысы  йоклый.

Апуш.

Ә ке м сөйләр икән миңа Шүрәлене...

Йорт иясе.

Мин эш бүлеп көйләп-көйләп

Сөйлим һаман,

Ә ул шаян әле булса

Йокламаган.

Тыңлап тора,

Әкиятнең берсе беткән.

Әкиятнең икенчесен

сөйләсен Абзар иясе –

хуҗа хатын.

Ишетәсеңме?

Апуш йоклый. (Әкрен генә Йорт иясе сәхнәдән чыгып китә, Апуш йоклап кала.)

                                      

            Пәрдә алды. Сәгъди абзый фонарь күтәргән, Апуш янына килә.

Сәгъди абзый.

Йоклый? Әйбәт...

        Югалттым ла әле төн йокымны,

        Карап кердем Алмачуарымны.

        Пошкырына – нәрсә булган аңа,

        Бизгәк тоткан кебек калтырана.

        Ни хикмәтләр генә сөйләмиләр,

        Бәлки чынлап бардыр шүрәлеләр.

        Игътибар кирәк шул йорт-курага.

        Әле кереп чыктым Апушка да.

        Чит җиргә шул авыр күнегәсең...

        Төш күрәдер... төше бүленмәсен. (Чыга)

Сәхнәгә  Абзар иясе чыга.. Сак кына яткан урыныннан  Апуш тора..

Абзар иясе.

       Бәрәннәр һәм сарыклар,

       Чебиләр һәм тавыклар,

       Каз-үрдәкләр, кош-кортлар –

       Һәммәсе татлы йоклар.

       Сыер, тана һәм үгез –

       Һәммәсе игез-тигез,

Апуш.

       Исәнмесез, хуҗа апа,

       Апуш булам инде мин.

       Һәммәсе белән танышам.

       Бу беренче төнне мин.

       Йорт иясе әйтте миңа:

       Шүрәле әкиятен

       Син генә сихерле итеп,

       Матур сөйли беләсең.

Абзар иясе.

      Син әйбәт малай, тыңларсың

      Шүрәле әкиятен.

      Ә ул әкиятне сиңа,

      Әнә кем сөйләр,

   (Сәхнәгә чыгып килүче Урман кисүчегә күрсәтә)

       Әйттем.

Урман кисүче.

     Ә шулай да әкияти кызык хәлгә

     Калган иде Шүрәлебез бер мәртәбә.

Апуш.

    Батыр егет, зинһар өчен, сөйлә әле.

 Урман кисүче.

   Тыңлап кара, бик телисең икән әгәр.

Абзар иясе.

   Әфсен-төфсен!

 

Сәхнә уртасына Урман кисүче  чыга, ә Апуш белән Абзар иясе читкә китеп карап торалар.

Урман кисүче.

     Шундый тын әйбәт һава бит,

     Бик авыр булыр дисәм...

    Алны-артны, уңны-сулны

    Белмичә утын кисәм

    Җәйге төн гадәттәгечә

    Аз гына салкын иде.

    Ат та мин, кош-корт йоклаган –

    Урман гаҗәп тын иде.

     Югыйсә бит, бар табигать

                    шундый матур тын тора.

       Шул матурлыкны ямьсезләп

                      әллә нәрсә кычкыра.

(Шүрәленең илереп кычкырган авазы килә. Аланга Шүрәле килеп чыга.Урман кичүчене күрү аның өчен бик зур бәхет.)

       Күренде. Качкынмы, җенме?

                      Я өрәкме, нәрсә бу!

       Кот очарлык, бик килешсез,

                    әллә нинди нәрсә бу!

       Яп-ялангач, нәп-нәзек,

                   ләкин кеше төсле үзе;

       Урта бармак буйлыгы бар

                           маңлаенда мөгезе.

       Кәкре түгелдер моның

                        бармаклары бик төз-төзен,

       Тик килешсез: һәрбере  дә

                        ярты аршиннан озын.

                    (Шүрәлегә карап)

       Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле.

       Бер дә шикләнмә, егет, син,

       Мин карак-угры түгел;

       Юл да кисмимен, шулай да

       Мин бигүк тугры түгел.

       Эх-ма, хе-хе

       Эх-ма, хе-хе.

       Гадәтем: ялгыз кешеләрне

                          кытыклап үтерәм;

       Мин әле күргәч сине,

                        шатлыгымнан үкерәм.

       Тик кытыкларга яралгандыр

                        минем бармакларым

      Булгалыйдыр көлдереп

                      адәм үтергән чакларым.

      Кил әле, яшь егет!

      Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

(Шүрәле шатлыгыннан сикеренә, сөйләгәндә алда булачак ләззәттән кытыкланып көлә. Урман кисүче дә кем белән эш иткәнен аңлап ала.)

 

 Урман кисүче.

      Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,

                      мин карышмыйм, уйныймын.

     Тик сине шартыма

                     күнмәссең диеп мин уйлыймын.

Шүрәле.

     Нәрсә шартың, сөйлә,

                       и бичара адәмчек кенәм!

Урман кисүче.

      Сөйләем шартымны сиңа,

                             яхшы тыңлап тор, әнә

      Шунда бар ич бик озын һәм

                                 бик юан бер бүрәнә.

      Бүрәнәнең бер очында

                                   бар әчелгән ярыгы,

     Шул җиреннән нык кына син

                               тот, и урман сарыгы!

 (Шүрәле бик җитди рәвештә бармакларын ярыкка тыга. Урман кисүче бүрәнә очыннан чөйне бәреп чыгара.)

Шүрәле.

     Бик авырта кулларым,

                 дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

     Кеше хәйләкәр икәнен

                              белә идем, аһ, җүләр!

    Тизрәк ярдәмгә килегез,

                               сез кайда, шүрәлеләр?!

(Урман кисүче китәргә җыена)

Урман кисүче.

    Җә, сау бул, киттем, Шүрәле,

                                  юкка  миңа ялынма.

 (Урман кисүче атын бәйләгән җиреннән ычкындыра.)

Шүрәле.

     Күрдем, син кодрәтле егет,

                          синең гаҗәп көчең бар.

     Җибәрче, зинһар иреккә,

                          миндә нинди үчең бар?

Урман кисүче.

      Әйдә, бахбай, утын булды,

                            өйгә таба юл алыйк.

Шүрәле.

      И егет, һич юк икәндер

                         мәрхәмәт хиссең синең,

      Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез!

                        Кем син? Исмең кем синең?

      Ай-яй-яй, уй, юй, юй! 

Урман кисүче.

     Әйтсәм әйтим, син белеп кал;

                           чын атым Былтыр минем;

      Бу егет абзаң булыр бу,

                          бик белеп тор син, энем!

(Урман кисүче китеп бара. Шүрәле бүрәнәне өстерәп бәргәләнә-бәргәләнә, акыра-акыра урман арасына кереп китә.)

 

Шүрәлеләр биюе.

 

Кошлар сайрый..Күп үтми,  шешенгән, изелгән бармакларына өрә-өрә куаклар арасыннан Шүрәле килеп чыга.

Шүрәле.

         Зур газап эчендә бүген

                                   кызарып туды таңым.

         И, кайда сез, Су анасы,

                                   шүрәле туганнарым?!

Шүрәлеләр җыела башлый, араларында –  Су анасы.

Су анасы.

         Без монда! Сине әрләргә

                             калдык әле тукталып.

         Төн буе җүләр шикелле

                             акырдың бит кот алып.

Беренче Шүрәле.

        Без сине ап-аяз көнне

                            яшен бәргәндер, дидек.

       Я бераз тилереп китеп

                            җүләрләнгәндер, дидек.

       Я, әйбәтләп сөйлә, сиңа кем тиде?

Шүрәле.

       Аһ, үләм! Кысты, харап итте

                              явыз Былтыр мине.

Су анасы.

        И, ахмак, бер ел элеккә

                          котларны алып акыр,

       Никадәр яшәп иректә

                          кермәде сиңа акыл!

Икенче Шүрәле.

      Төн йокламый безнең баш

                           таш булып каткан менә,

       Ә синдәй ахмакны халык

                           беренче тапкыр күрә.

Һәммәсе бергә.

      Җитте ахмак, кычкырма син,

                           Тиз яхшылык берлән тыел!

      И юләр! Кысканга былтыр,

                            кычкыралармы быел?! (Чыгалар.)                         

Апуш  Йорт иясе һәм  Абзар иясе белән бергә.

Абзар иясе.

       Ошадымы әкият, нәрсә дисең?

Апуш.

        Бик зур рәхмәт матур әкият өчен.

Йорт иясе.

       Бүген төн узмады юкка.

       Кояш аллана офыкта.

       Уян, Апуш, булмас ятып,

       Сиңа уянырга вакыт.

Апуш.    

  Бу төшмени? Мин өнемдә, дидем!

Йорт иясе.

      Бу төшең бәхетеңә синең!

 Апуш.

      Сез китәсез нигә?

Абзар иясе.

      Көтә мал-туарлар...

      Һәммәсен әнә күрәм

      Авазын сала кәккүк:

      “Сак-сок,

      Сак-сок...”

Йорт иясе.

    Безнең аерылуга бу, балам...

Апуш.

   Китмә, кәккүк, китмә, и анам!

Йорт иясе.

     Син курыкма. Килер көннәргә

     Синең белән мин барам. (Абзар Һәм Йорт ияләре чыгып китәләр, Сәгъди абзый керә. Кәккүк кычкыра.)

        Сәгъди абзый.   

      Гүзәллеген кара әле, Апуш,

      Могҗизасын кара иртәнең.

      Шундый матур йоклап киткән идең,

      Күз яшьләре белән ник әле

      Елап уяндың син? Әнә кара:

      Бар тереклек сиңа ашыга,

      Болын үләннәре уйнар өчен

      Йөгерәләр синең каршыңа.

Апуш.

     Нигә кәккүк иртән кычкырганны

     Аерылуга диләр кешеләр?

Сәгъди абзый.

     Наным, наным! Тотын минем кулга,

     Кемдә кемнең нинди эше бар.

    Күрәсеңме әнә яктылыкны,

     Безнең алда олы эш тора.  

     Юк, күкеләр аерылуны түгел,

    Мәңгелекне санап кычкыра.

     Һәммәбез дә тар дөньядан китә,

     Оча биек, оча киңлеккә...

     Күке саный... алты...

                            тугыз...

                            сигез...

     Бу адымнар үлемсезлеккә.

     Әнә кара!

     Бу бит Туган илең,

     Шундый кодрәт сиңа бирелгән –

     Аера алмас безне бернинди көч

     Апуш иле, Тукай иленнән.

1 нче укучы.                     

   Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без – бәхетле, без шагыйрьле халык

Без Тукайлы халык мәңгегә.

2 нче укучы.

Бөек Тукай, синең исмең белән

Телем ачтым сабый чагымда.

Шигырьләрең укып ләззәтләнеп,

Кабатладым һәрбер таңымда.

3 нче укучы.

Кара кәләпүшле матур рәсемең

Һаман торды минем каршымда.

Киләчәктә алга җитәкләде,

Аңлатты ул миңа барысын да.

Өебезне нурландырып торган

Бу рәсемгә һаман баш иям.

Син бит халкыбызның горурлыгы

Бөек шагыйребез син!- диям.

4 нче укучы.

Сине күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне.

Кичәдә катнашучылар сәхнәгә чыгалар, бергәләшеп  “Туган тел”җырын җырлыйлар..

 

 

Файдаланылган әдәбият.

Равил Бухараев. Апушның тылсымлы төше.

Конструктор сайтов - uCoz