Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгынсалу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллимбирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.Галимҗан Ибраһимов |
|
Зәй муниципаль районы 4 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсенең татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган чаралар уздыру планы, (2009/20011 нче еллар)
Методик берләшмә җитәкчесе: Мөхәммәтшина В.Ф. Зәй муниципаль районы 4 нче гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсенең татар теле һәм әдәбиятын укытудагы роле.Бүгенге көндә мәгариф, белем бирү системасы алдында җәмгыятьтә яңа карашлы, үзгәчә фикер йөртә алырдай кешеләр тәрбияләү, менталитетны үзгәртү - заман таләбе булып кала. Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәре буенча компетентлыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, үстереп тору таләп ителә. Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй, иҗади фикер йөртүче укытучылар аеруча ихтыяҗ зур. Ләкин мөгаллимне мәҗбүр иттерү мөмкин түгел, шуңа күрә омтылыш уяту әһәмиятле. Бу юнәлештә укытучыларның методик берләшмәсе зур этәргеч булып тора. Барлыгы – 8 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шуларның 3се – югары категорияле, 5се - 1нче квалификацион категориягә ия . Барлыгы 3 зур татар теле һәм әдәбияты кабинеты эшли. Укытучыларның методик берләшмәсе – ул мәктәп эшчәнлегенең бер тармагы, укытучыларның традицион берләшмәсе. Һәрбер МБ укыту процессын методик яктан тулыландырып торучы звено. МБ – технологияләрне, метод һәм ысулларны, эш алымнарын үзара карап өйрәнүче орган. Хәзерге вакытта мәктәптә методик берләшмә җитәкчесе: - ул рәсми булмаган лидер; - төп методик эшләрнең башлап йөрүчесе; - алдынгы идеяләрне тәкъдим итүче; - белгечләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы. МБ җитәкчесенең төп эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1.Анализ ясау (МБ планына, татар теле һәм әдәбият укытуның торышы һәм сыйфаты; укытучының һөнәри компетентлыгы; укыту – тәрбия процессына тәэсир итүче карашлар). 2.Планлаштыру (МБ эшен; укулар, тәҗрибә уртаклашу, үзара контроль, сыйныфтан тыш милли чаралар, бәйгеләр, бәйрәмнәр). 3.Оештыру (МБ утырышлары, иҗади отчетлар, үзара дәресләргә йөрү, семинарлар). Шушы әйтелгәннәрдән күренгәнчә, иң беренче эш - анализлау, диагностика, мониторинг уздыру. Моның өчен һәрбер укытучының үзенең “Портфолио”сы булдырыла. Бу эшне һәрбер укытучы башкара. Папкада укытучының иҗади үсеш күрсәкечләре тутырыла: 1.Укытучының фамилиясе,исеме, атасының исеме. 2.Вазыйфасы. 3.Педагогик стажы. 4.Белеме, белгечлеге. 5.Соңгы аттестация елы. 6.Күрсәткечләр динамикасы (укыту эшчәнлеге нәтиҗәлелеген таблицалар, графиклар ярдәмендә яктырту). 7.Һөнәри остаклыкны күтәрү буенча эшчәнлек: -квалификация күтәрү курслары; -үзбелемеңне күтәрү буенча эшчәнлек; -эш тәҗрибәсе буенча чыгышлар; -ачык дәресләр; -ачык чаралар; -иҗади группалардагы эшчәнлек; -шәһәр,район мәктәп күләмендәге эшчәнлек; -бүләкләр, мактау кәгазьләре, грамоталар. Шушы “Эш папкасы”ндагы мәгълүматлар аша МБ җитәкчесе уку – укыту эшчәнлегенә анализ ясый ала, нәтиҗәләр һәм уңышларны билгели, проблемалар ачыклана. Киләсе уку елына бурычлар куела, эш планы төзелә. Безнең мәктәп эш тәҗрибәсендә МБ эшен планлаштыруда түбәндәгеләр исәпкә алына: 1.Узган уку елына МБ эшчәнлегенә чагыштырмача анализ. 2.Мәктәпнең методик темасыннан чыгып, предметка яраклаштырылган МБ эшчәнлегенең темасы. 3.Яңа уку елына бурычлар. 4.Үзара дәресләргә йөрү графигы. 5.МБ утырышлары. 6.МБ утырышы арасындага эшчәнлек ( планда ачык чагыла). Татар теле һәм әдәбиятын укытуда МБ нең роле бик зур. Беренчедән, укытучыларның методик осталыкларын күтәрүгә ярдәм итә. Икенчедән, уку-укыту эшчәнлеген оештыра, юнәлеш бирә һәм укыту методикасында очраган кыенлыкларны, аңлашылмаган төрле проблемаларны уртага салып, дөрес чишелеш табарга мөмкинлек бирә.
Сүзебезне йомгаклап, МБ эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, минемчә, түбәндәгеләргә бәйле: - МБ җитәкчесенең даими кеше булуы; - еллык эшчәнлекне төгәл һәм максатчан планлаштыру; - укытучыларның вакытында квалификацион курсларда белем алуы, һөнәри үсешкә омтылуы, кызыксынуы; - яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучыларның эшчәнлеген бәяләү; - педагогик тәҗрибә турында мәгълүмат туплау; - һөнәри уңышларны системалы рәвештә популярлаштыру.
Квалификационный состав учителей татарского языка и литературы ЗСОШ №4 на 2010-2011 учебный год.Методическая тема ШМО учителей татарского языка и литературы на 2010-2011 уч.год :“ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү”.
“Раслыйм”Зәй муниципаль районы Зәй муниципаль районы 4 нче урта гомуми белем 4 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры мәктәбенең милли белем Ларина С.И. һәм тәрбия бирү буенча ________________ директор урынбасары Зәйнуллина М.И. ____________
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 2010-2011 нче уку елы өчен методик берләшмәсенең эш планы. Тема: “Татар телеһәм әдәбияты дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү.”
Методик берләшмә җитәкчесе: Мөхәммәтшина В.Ф. Рейтинговая карта МО учителей татарского языка и литературыпо итогам 2009/2010 учебного года(каждого учителя в отдельности)
I. Творческая активность учащихся 1. Итоги предметных олимпиад
2. Итоги творческих конкурсов (личный зачёт)
3. Победители и призёры интеллектуальных игр-конкурсов.
58 26 В интеллектуальной игре «Мудрая белка – языкознание для всех!» по татарскому языку по школе участвовало 84 учащихся с 2-10 классы, из них 58 учащиеся русской группы и 26 учеников татарской группы. 85% всех участвовавших учеников набрали с 65- 120 баллов. Валиахметов Булат (3а), учитель Куропаткина Р.Р. – стал победителем; призеры Рамазанова Эмилия ( Зайнуллина М.И.) и Лукин Кирилл (Абрамова Л.А.)(5 кл.), у них 6 место в регионе.
4. Участие учащихся в НОУ
II.Творческая активность членов МО 1. Участие педагогов в конкурсах и проектах
2. Публикации членов МО, отражающие опыт работы школы.
3. Прохождение аттестации педагогами МО
4. Прожождение курсовой подготовки педагогов МО в текущем учебном году
4. Количество мероприятий, организованных педагогами МО
Зам. директора по национальному вопросу: Зайнуллина М.И. Руководитель ШМО: &nbs… Продолжение » |