Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

       Эчтәлек

I. Кереш........................................................................................................3 - 6

II. Халкымның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәренең әдәбиятта чагылышы.

1.1  Сабан туе – халык бәйрәме..................................................................6 - 22

1.2   Гаилә йолаларыннан туй йоласы.......................................................23 -29

1.3  Ир баланы сөннәткә утырту йоласы..................................................29 - 32

1.4  Каз өмәсе – кызлар өмәсе...................................................................33 - 40

III. Йомгаклау.............................................................................................41 - 43

IV. Әдәбият исемлеге.................................................................................44 - 47

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

                                                                                Хәтерләүдән курыкма син!

                                                                        Үткәннәрне онытма син.

                                                                           Бел син ерак бабайларның

                                                                        Ничек итеп көн иткәнен.

Нинди уйлар, нинди моңнар

                                                                           Безгә калдырып киткәнен.

Р.Фәйзуллин

   Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын  сакларга омтылган.

  Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең  мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.

        Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.

    Шулай итеп, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.

    Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага  үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

    Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда  чагылыш тапкан. Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез. Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр. Халык бәйрәмнәре, йола, гореф-гадәтләр язучыларыбызның күбрәк авылга багышланган әсәрләрендә сурәтләнә, чөнки авыл халыкның бик борынгыдан килә торган мондый хәзинәләрен үзендә саклаучы дөнья итеп карала.

     Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәре әдәбиятыбыз барышында аерым урын алган әсәр. Ул әсәрендә аерым бер авыл мисалында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары турында бик мәгълүмат бирә. Халык характерының һәм яшәешенең әхлакый чыганакларын автор революциягә кадәрге татар авылының борынгыдан килә торган гореф-гадәтләрендә, йолаларында эзли. Туган халкының сабан туй, көзге туйлар, каз өмәсе, тула өмәсе кебек хезмәт бәйрәмнәрен, чәчү, печән һәм урак өстен сурәтләү аша язучы аның хезмәткә мөнәсәбәтен һәм осталыгын чагылдыра. Халыкның иң яхшы йолаларында һәм гореф-гадәтләрендә гәүдәләнгән шигъри күңел, икенче яктан, аның тарихи оптимизмын, зур ихтыяр көчен тудырган, яктылыкка, аң-белемгә омтылып яшәвенә сәбәп булган. Шушы ук күңел аңа башка халыклар белән аралашырга, үзенең данлы улларын ихтирам итәргә булышкан. Боларны автор, аерым алганда, күрше татар һәм рус авылы яшьләренң бергәләп күңел ачуларын, халык шагыйре Тукай үлгәннән соң гади крестьяннарның да тирән кайгыруларын сурәтләү аша күрсәтә. Г.Бәшировтан кала тагын Г.Исхакыйның әсәрләрендә гаилә йолаларыннан сөннәт, туй йолаларын сурәтләвен күрәбез.  “ Сөннәтче бабай” әсәре милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, буыннар бәйләнешен,  гаиләнең балаларда тугрылык тәрбияләү  мәсьәләләрен чагылдыра. Г.Исхакый бу әсәрен иҗтимагый сәясәтче буларак милләтен кайтыртып язган, аның киләчәге турында борчылган. Ул “Зөләйха”, “Остазбикә”әсәрләрендә туй йолаларын тасвирлап биргән.

     Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.

   Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша халкымнымның күңел җәүһәрләрен барлыйбыз, үткәнен киләчәк буыннарга җиткерәбез, киләчәккә ышанычын арттырабыз, милләтебезне саклауда бер юнәлеш булуын азсызыклыйбыз. Чөнки әдәбият аша гына халыкның бик тирәндә яткан сыйфат-хасиятләрен, үзенчәлеген, милли рухын тоеп, сиземләп була. Фәнни эшнең максаты да менә шундый әдәби әсәрләргә нигезләнеп, татар халкының йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәренең буыннан-буынга тапшырылып килүен ачыклау, Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу .

 

     

 

1.1 Республикабызда бик зурлап уздырыла торган бәйрәмебез – Сабан туе.

 Язгы бәйрәм – Сабан туеның барлыкка килүен, формалашуын, үсүен ел фасыллары һәм татар халкының гаять үзенчәлекле рухи һәм мәдәни мирасы арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдыручы каледарь йолаларның бер өлеше итеп карарга кирәк.

  Сабан туе кайчан, кайда барлыкка килгән, аның тамырлары кая барып тоташа? VI гасыр ахырына караган “Вэйшу”дигән кытай елъязмасында, мәсәлән, һуннарның ел саен яз көне үз ата-бабаларына, күккә, җиргә һәм төрле рухларга корбан бирүләре, әлеге форсаттан файдаланып, бөтен нәсел-ыруларын җыеп дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүләре, күңел ачулары, ат һәм дөя чабышлары уздырулары хакында кызыклы мәгълүмат теркәлгән.

  Бәйрәмнең атамасын тәшкил иткән “сабан” һәм “туй” дигән борынгы төрки сүзләргә лингвистик анализ, аны башка төрки халыкларының ел фасылларына бәйле охшаш бәйрәмнәре белән чагыштыру, Сабан туен барлыкка килгән чорында ук табигатьнең уянуы һәм язгы эшләр башлануы хөрмәтенә оештырыла торган язгы туй булуы хакында сөйли. Аның нигезендә борынгы төрки кабиләләрендә яшәп килгән йола – табигать белән никахка керү йоласы ята. Бәйрәмнең асылы - нәсел-ыруның яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән1. Сабан туе, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә

уздырылган. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән бер рәттән, аерым бәйрәм дип атый.

  “ Бу авылнын мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын

    Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым”.

Безнең бәйрәмнәрдә, аерым алганда Сабан туенда борынгы традиция эзләре сакланып калуның төп сәбәпләреннән берсе шунда ки, алар

__________

1 Шәрәфетдинов Д.Р. Татар барда – Сабан туе бар.- Казан, 2003 -7-8 битләр

 барыннын да элек яшьләрдә осталык, батырлык, физик яктан чыдамлылык тәрбияләүгә, бер сүз белән әйткәндә, ыруны яңартуга, аның көчен һәм байлыгын арттыруга юнәлтелгән.

Махсус яшьләр Җыены булуын без “Идегәй” дастанында да күрәбез:

                                            Бер яшендә бер икән,

                                            Баскан җире шил икән.

                                            Ике яшьтә ил булды,

                                            Әйткән сүзе им булды.

 

                                            Өч яшендә аталык

                                            Остаздан китап башлатты.

                                            Дүрт яшендә дан булды,

                                           Фирасәте фаш булды;

                                           Биш яшендә килгәндә

                                            Җантимернең биш угыл –

                                           Бишенә дә баш булды.

 

                                           Алтысында ат менде,

                                           Җидесендә җәй тартып,

                                            Җиде тотам ук атты.

                                            Сигез- тугыз булганда,

                                            Сигез тукмак сындырып,

                                            Туң тимергә кул орды.

 

Унга җитте – ул булды,

Ул ни дисә шул булды,

                                            Чүлгә чыгып басканда

Чүл ярылып юл булды,

                                             Тауга чыгып басканда

Тау сыгылып уй булды.

Унберендә бер булды,

       Уйпыксыз чичән ул булды.

                                             Уникегә җиткәндә

 Алпамыштай ир булды1.

          Әлеге сынау урыннары булып, мөгаен, Сабан туе һәм башка бәйрәмнәрнең мәйданнары хезмәт иткәндер. Әйтик, “Дутан батыр” әкиятендә дә бәйрәм – халык җыелып, мәйдан ясап ат, көрәшләр бәйгесе үткәрү2. Татар телендә “мәйдан” һәм “бәйге” турыдан-туры Сабан туе бәйрәме белән бәйле һәм синоним сүзләр буларак кабул ителә, барыннан да элек, көрәш  һәм ат чабышлары үткәрү урынын аңлата3.

  Фольклорда мәңгеләштерелгән каһарман халык хәтерендә чын алып батыр – көчле, кыю, гадел һәм зирәк кеше, үз халкының патриоты буларак калган. Хәтта картлык көнедә дә үз улы Норадын белән бәхәстә, Идегәй үзе турында болай ди:

                                        Гөрелдәсәм, сугар яшенмен,

                                        Көлсәм мин бер чуакмын;

                                        Киреләнсәм, йокың бозармын,

                                        Көрәшсәм, сине егармын,

                                        Йөгерсәм, сине узармын4.

Дастанда асылда Идегәй катнашкан күп кенә Җыен һәм Сабан туе ярышлары һәм уеннары тасвирлана.

      Сабан туе – халкыбызның борыгыдан килгән бәйрәме. Аның белән башка халык вәкилләре дә кызыксынганнар. Татарларның бу олы бәйрәменең ни өчен Сабан туе дип аталуы турында немец галиме Карл ______________

1Идегәй. Татар халык дастаны.-Казан.1988.Б.26-27

2Татар халык иҗаты. Әкиятләр.- Т.I.- Б.365.

3Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.I.-Б. 204; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.II.-Б.609; Татарско –русский словарь. –М.., 1966.-С..54.

4Идегәй. Татар халык дастаны.-Казан, 1988.Б.21

Фукс (1776-1846 нчы елларда яшәгән) болай дип язып калдырган: “Бу

борынгы татар халык бәйрәме һәр язда үткәрелә, анда барлык татарларда катнаша.

  Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди...

   Сабан бәйрәмен карарга картлар да килә. Кояш баю вакыты җитсә, алар шунда ук кичке намаз укыйлар. Төзек сафларга басып, җиргә иелә-иелә, дога укыйлар. ”1

  Туй сүзе исә татар халкында нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгънәсенә туры килә. Мәсәлән, хезмәт туе, бәби туе, өй туе һәм башкалар. Димәк, Сабан туе ул чәчүдә, язгы кыр эшләрендә төп корал булган сабанның (суканың) эше беткәч, ягъни чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган туй, ягъни бәйрәм икән.

          Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак,  авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ләкин сабан туй ул шул авыл халкының үз бәйрәме исәпләнгән һәм башка авыллардан кунак чакыру гадәте булмаган. Катнашасы килгән күршеләр чакырмыйча гына, мәйданга үзләре килгәннәр һәм бәйгеләр беткәч , гадәттә өйләренә кайтып киткәннәр. Дөрес, бу авылдагы туган-тумачасы һәм таныш-белешләренең ашка чакыруы да мөмкин булган. Ләкин, тулаем алганда, сабан туй кунак чакыру, кунакка йөрешү вакыты булган. Әйе, ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар Һ.б.

____________

1 К.Фукс. Казанские татары. Казань, 1991.

“ Сабан туен, язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. Сабан туе дигәнебез һаман килә, үзенә күңелле яңалыклар ияртеп көн саен якыная бара. Моны кешеләр генә түгел хәтта атларда сизә...

Үзенең көрәшчеләре, чабыш атлары, колга башындагы кызыл башлы сөлге-тастымаллары, канәфер, бадъян, дарчиннәр, эрбет чикләвекләре, төрле төскә буялган күкәйләре, чуклы конфетлары һәм гомергә онытылмаслык гармун көйләре, уен-җырлары – кыскасы, бөтен шау-шулы һәм бизәкле, чуп-чуар куанычлары белән дәп-дәү булып, шаулап, ыгы-зыгы кубарып безнең авылга Сабан туе әнә шулай килә иде...

  Иртәгә Сабан туе дигән кичне кем генә тыныч йоклый алды икән..!  ”1

     Сабан туй көнне иртән иртүк балалар өйдән өйгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыйганнар. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи  “Тукай” романында менә болай тасвирлап китә:

“Сабан туе дигән көнне әнисе Габдулланы гадәттәгедән иртәрәк уятты.

- Улым, әнә, малайлар сабан туе котлап чыкканнар инде, син дә чык!- дип, ул Габдуллага авызын бөрмәләндереп бау белән тарттырган кечкенә капчык тоттырды.

    Габдулла “күкәй җыюны” тегермән янындагы урамнан башлады...

Габдулла, капчыгын күкәйләр һәм прәннекләр белән тутырып , кайтып кергәндә, әнисе мич алдында чыш-пыш коймак пешерә, әтисе сәкедә аягын бөкләп утырган килеш... эскәк белән сакалындагы озын төкләрне йолкып утыра иде. Габдулланың тиз арада шулкадәр әйбер җыеп кайтып керүенә Зөһрә апа шатланган да, гаҗәпләнгән дә  сыман:

- Кул-аягың җиңел булгыры, кай арада тутырып өлгердең әле син?- диде

 һәм капчыкны бушата-бушата, Сәгъди абзыйга карап, мактанып алды:

_________________

1 Бәширов Г. “Туган ягым – яшел бишек”-Б.153-162.

 

- Атасы карале улыңны!

Сәгъди абзый бу эшкә хатыны кебек үк кинәнсә дә, сер бирәсе килмәде:

- Өлгерер шул, нигә өлгермәсен, уңмаган егетмени безнең Гадулла? Аннан соң ул, ни әйтсәң дә мәхзүм бит!

Ул бушатылган күкәйләр янына килде һәм икесен алып, Габдулланың үзенә тоттырды... Габдулла... урамга чыгып йөгерде. Шунда ук иптәшләре белән очрашты... Миркәйләр тыкрыгында... “күкәйләр сугыштыру” башланды.”1

        Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. .Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган.  Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган.

  К.Тинчурин “Зәңгәр шәл” драмасында Сабан туй бәйрәмендә егетләрнең бүләк җыю күренешен тасвирлаган. Драматургның әсәре шаян уеннарга, җыр-моңга бай, гүзәл яңгырашлы . Әсәрдә авыл егетләренең Сабан туена бүләк җыеп йөрү күренеше бик үзенчәлекле, искиткеч матур итеп сурәтләнгән. Бу көнне һәркемдәге күңел күтәренкелеге, уен-көлке, тапкыр җаваплы әйтешүләр – Сабан туеның татар халкы өчен нинди зур куанычлы бәйрәм булуын күрсәтә . Әсәрдә бирелгән сабан бүләге җыю күренеше шуңа бер мисал булып тора. Ул татар халкының җыр-моң, уен-көлке _____________

1 Фәйзи Ә.Әсәрләр. Тукай.-Казан.Татарстан кит.нәшр., 1984, б154-162

яратуының үрнәге. Егет һәм кызларның бер-берсе белән әйтешүе  жор теллелекләрен генә түгел, ә аларның хезмәттә дә уңган, тырыш булуларын күрсәтә. Моңа мисал итеп, кызларның чиккән сөлгеләрен, тукыган тастымалларын әйтеп китү урынлы булыр.

“ Егетләр сөлгеләр белән капка ягында, кызлар эчтә.

Әптери .Сәләмә-сөләмәне алып саттык. Кем?

Заһирә. Вәли белән Мәликкә бер кибән салам. (Барысыда көләләр.)

Заһирә. Капка кагып, ил уятып нәрсә эзләп йөрисең?

 Әптери.Сөлге...

Заһирә. Сөлгегә сүзебез юк.

Әптери .Яулыкта ярый.

Заһирә.Яулыгыбыз ямаулы.

Әптери .Бир булмаса тастымал.

Заһирә.Үзең сатып ал.

Әптери .Синеме?

Заһирә.Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар.

Әптери .Кагарлык капкам булмаган, сөйгән ярым уңмаган, яулык чигеп куймаган, сөлгесен тукымаган, тастымалын юмаган, иртәгә сабан!

Заһирә.Әй, надан, нәрсәң генә бар соң синең?

Әптери .Сабанда узарлык атым бар, мәйданга чыгарлык даным бар.

Заһирә.Батыр икәнсең, кунак бул.(Капка ача.. Керәләр.)

Әптери .Илчегә үлем юк, көнчегә кием юк, ди.

Заһирә.Илчегә үлем, көнчегә кием бездә бар.

Әптери .Әй, матур яр, киемең тар булыр, кисәм күзең шар булыр.

Заһирә.Йә, ни бар?

Әптери.Инештә сулар шаулый, сабанда тургай сайрый, ил егете ил кызыннан чүпләмле сөлге даулый.

Заһирә.Инештә су шауласын, кырда тургай сайрасын, ил егете ил кызыннан сөлгесен түләп алсын.

Әптери .Кыз булса, кыз булсын, Күктәге йолдыз булсын,җир төсле юмарт булсын, егетнең күңелен күрсен.

Заһирә.Кыз булса, кыз булсын, күктәге йолдыз булсын, җир төсле сак булсын, егеткә алданмасын.

Әптери . Кыз булса, кыз булсын, күктәге йолдыз булсын, кояштай юмарт булсын, сөлгесен кызганмасын.

Нурый. Ак кашкалы аргамак сабанда узам диде, ил батыры нык беләк сабанда җиңәм диде. Ил матуры ак беләк хәзерләсен бер бүләк.

Мәйсәрә. Ак кашкалы аргамак бәйгедән алда килсә, ил батыры нык беләк мәйданда өстен чыкса, ил матуры ак беләк хәзерләп куяр бүләк.

Нурый..Аргамагым канаты бар, һәр көн сыйпыйм таң белән, үземнең сәләтем бар, алып салам ян белән.

Мәйсәрә.Егет булса, мут булсын, ике күзе ут булсын, сөлге хакын түләмәсә, күз алдымнан юк булсын.

 Нурый..Кыз булса, кыз булсын, синең төсле шук булсын, сөлгесен бирмәсә, иртәгә үк җир йотсын...

                                              Егетләр.

                                         Киек казлар җырлап узды,

                                         Килә диеп Сабантуй,

                                         Их, сабан туе безнең туй,

                                         Сөлге-яулык сайлап куй.

                                                   Кызлар.

                                           Сабан туе безнең туй,

                                           Урак-чалгы кайрап куй,

                                           Их, кайрап, кайрап куй.

                                                   Барысы бергә.

                                           Һаваларда моң тургайлар

                                           Болытка юл тотканнар,

                                           Их, сабан туе безнең туй,

                                           Чалгы-урак кайрап куй.

                                           Сабан туе безнең туй,

                                           Сөлге-яулык сайлап куй.

                                           Их, сайлап, сайлап, сайлап куй.”1

     Сабан туен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган.  Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.

     Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән.  Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене такканнар. 

Ат – Сабан туе күрке. Хуҗалар үзләренең атларын чабышка алдан ук әзерләгәннәр. Әзерлекле ат чабышлар якынаюын алдан ук сизеп торган.

М. Гали бу хакта 1915 нче менә ничек язган: “Сабан туена кадәр бер атна элек атыбыз тынычсызлана, баскан урыныда бии башлады, авызына бер уч та азык капмады. Ишек алдына чыгарылган чакларында мәйдан тарафына карап туктаусыз кайнарланып кешнәде.”2

Фатих Хөсни “Йөзек  кашы ” исемле повестенда атларның Сабан туенда чабышуын үзенчәлекле  итеп сурәтләп бирә.

“ Без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат йөгертергә барабыз. Быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе

 синдә. Атның кайнар ялы синнең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга

____________

1 Тинчурин К. Сайланма әсәрләр.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003, 428-430б.

2 Гали.М. Сайланма әсәрләр.-Казан, 1965. –Б.44.

 

башында, берсеннән-берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: “Каула, Айдар, каула !..”

  Уйнаклап кына баралар. Барып җиттек. Тезелдек.. Чыктык...

Ниндидер юл аермасы үттек, берәү шунда кинәт кенә: “Һа!”дип кычкырып җибәрде, колагыма җил бәрелде, тояклар ачу белән тупырдадылар. Күземне ачып-йомарга өлгермәдем, кашка байтал минем алга атылып чыкты...

   Алда берничә чакрым ераклыкта, колга башындагы сөлгеләр чагылып киттеләр. Күренделәр, аннары тагын югалдылар... Безнең аяк астында хәзер җир, җитмәсә тагын нинди җир! Я күтәрә ул, я башыңны яра...

...сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде,- үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.

  Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул.”1

         Г.Ибраһимов та үзенең “Алмачуар “дигән хикәясендә сабан туендагы ат чабышының чын мәгънәсендә драматик мизгелләрен аеруча калку итеп тасвирлый:

“... атлар килеп бетте. Садыйк абзый безне тезә башлады. Буласы бик зур бәла икән: инде тигезләп бетердем дигәндә, я берәрсенең аты кузгалып алга китеп бара, я баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде:

-         Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде.

Ул “Һайди”ның “һ” сен әйтеп бетерә алмаганнардыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар...Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы - әле дә аерып җитә алмыйм...Очкан кошлар кебек , бер-беребезне таптап, узып, кауланшып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек...

_______________

1 Хөсни Ф. Йөзек кашы.

Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янында кала...

Алмачуарым “эһ” дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, Күк биянең алдына барып чыга...

...Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез... Кара болыт икегә ярыла. Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!

Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәшхәр көне!

Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә    билгеләнгән.”1 Тик хикәя генә үкенечле бетә.

Ахырга калып килгән атка бүләкләрне нәзер әйткән хатын-кызлар биргәннәр. Бу хакта күренекле татар язучысы Г.Бәширов “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик повестенда менә ничек яза:

  “Арттан килгән атның туктый башлавы булды, аны төрле яктан йөгереп килгән әбиләр, җиңгиләр сарып алды. Алар кулларындагы ситсыдыр, яулыктыр, тастымалдыр кебек бүләкләрен атның ялына, маңгай чәченә, йөгәненә тагарга тотындылар. Тора-бара бүләкләр астыннан атның койрыгы белән колаклары гына күренеп калды. Бәйлиләр, бәйли-бәйли сөйләнәләр:

-“Улым солдаттан котылса”дип нәзер әйткән идем, - ди берсе.

- Эчемә кату чыкканга түзәр әмәлләрем калмаган иде. “Арттан килгән атка бүләк бирер идем,”-дип нәзер әйткәч, аллага шөкер, әйтмәгәнем генә булсын...

Тагын берсе, кызым баладан исән-сау котылса, дип, икенчесе, сыеры тана бозау китерсә, дип адарынган икән...”2

Шундый нәзерле бүләкләр тапшыру – Сабан туеның күптәнге традициясе, татар халкының атка – кешенең турылыклы дустына ихлас мәхәббәте дәлиле.

___________________

1  Ибраһимов Г. Алмачуар.

2Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.казан: татар.кит.нәшр., 1992,30-32 битләр

      Күпчелек авылларда исә, атлылар чабыш башлана торган урынга киткәч, мәйданда башка ярышлар, аерым алганда, йөгерешү бәйгесе үткәрелгән. Катнашучылар яшьләренә карап, малайлар, ирләр һәм картлар төркеменә бүленгәннәр. Ярыш уздыру ат чабышыныкы кебек үк: старт бер читтә, ә финиш мәйданда булган. Әллә ни зур арага йөгермәгәннәр. Малайларның йөгерешен күз алдына китереп бастыру өчен татар язучысы Мөхәммәт Галинең “Сабан туенда” хикәясеннән бер өзек китерик.

“Шул арада басуга чыктык. Бераз баргач, староста теге сөлгеле колганы юл кырыена китереп кадады да:

- Йсмыркага узышырга малайлардан кем бара? – дип кычкырып җибәрде.

Безнең эчләр “жу” итеп китте. Тиз генә ыштаннарны салып, күлмәк өстеннән билгә бәйләдек.

Безне десятник Әхмәди абзый, карап җибәрү өчен, моннан ярты чакрым хәтле ераклыктагы юл аермасына алып китте. Барганда бер-беребез белән  бер дә сөйләшмәдек.

Юл аермасына җиткәч, Әхмәди абзый:

- Тезләнегез, малайлар, аяк очларыгыз бер сызык өстендә торган булсын, мин “һу, һу” дип өченче тапкыр әйткәндә чабып китегез!- диде...

Без тезләндек. Әхмәди абзый, аяк очларыбызны карап чыгып, беренче тапкыр “һу, һу”дигән иде, без, үзебезне тыя алмыйча, йөгерешеп киттек...

...Ул арада безне йомырка алырга дип чакырдылар. Без теге колгалы яулык төбенә бардык. Анда зур бер кәрзин белән йомырка куйганнар. Аның янында староста һәм авылның берничә атаклырак картлары утырганнар.

Без килгәч тә алар б

Конструктор сайтов - uCoz