…p>Кызлар. Ха-ха-ха!

Фатыйма. Егет, сиңа, кем кирәк?

I егет. Кара кашлы кыз кирәк.

Фатыйма. Ни эшкә соң ул кирәк?

I егет. Әнигә килен кирәк.

Фатыйма. Егет, сиңа, кем кирәк?

I егет.Миңа нечкә бил кирәк.

Фатыйма. Ни эшкә соң ул кирәк?

I егет.Ансыз яна яшь йөрәк.

Сәрвәр. Егет, сиңа, кем кирәк?

I егет.Каз мамык-ястык кирәк.

Сәрвәр.Казларыбыз мамыксыз... Кызлар йоклый ястыксыз!..

Фатыйма. Шуны да белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз!.. (Ишкән сөлгеләре белән кыйныйлар.)

I егет.Ай, ай, ай... (Барысы, да көлешәләр, егет аркасын уып.) Казларыгыз кыз... кызларыгыз каз. Башларыгыз таз. Күзләрегез тоз. Үзегез котсыз. Борыныгыз курнос.

Фатыйма. И-и тозсыз!..

Сәрвәр.Сиңа, егет, ни кирәк?

I егет.Ак каз канаты кирәк.

Сәрвәр. Ни эшкә соң ул кирәк?

I егет.Очарга.

Сәрвәр. Ни эшләргә!..

I егет.Матур кызлар кочарга.(Бер кызны кочаклап алмакчы була.)

Фатыйма. И-и өтек карга, буш кул салма кызларга, акчаң кайда?

I егет.Акча сезгә кирәксә, менә ул тулы кесә.

Кызлар.Канат сатам. Канат сатам, канат сатам!..

I егет.(Бер кыз каршына барып). Кая ул, мин алам.

Кыз. Акчаң җитәрме соң, үзең чибәрме соң?

I егет.Акчам тулы өй асты, үзем албасты.

(I егет кызны кочакламакчы була.)

Кыз.Кагылма миңа, исәр!

I егет.И-и юләр.

Кыз.Егет үзәге – мунча өрәге.

I егет.Кызлар теләге – йөрәк үзәге.

Кыз.Кайда ялың?

I егет. И-и йонлы җамалым, салам түшәгем, күктә йолдызым, суда кондызым, сазда....

Фатыйма. Алаймы? (Кыйный.)

I егет. Бетте, бетте, мә ал! (Акчасын тешләп,  муенын суза.)

Кыз.Нәрсә ул!

I егет.Ял.

Кыз.Ярый кал.

Фатыйма.Тешләсәң тешең сынар, үбә алсаң эшең уңар.

I егет.Юк, элек ал!

(Кыз үптермичә генә алырга тырыша, егет үбә.)

I егет. Ах! Иреннәре көйдерә язды.

Кызлар. Ха-ха-ха!..

II егет.... Чү, чү, илчегә үлем юк... Менә егетләрдән сезгә, бусага ялын алыгыз, тамагыгызга ут булып керсен. (Итәгеннән конфетлар, чикләвекләр бирә.)

Фатыйма.Керегез. (Егетләр шаулашып керәләр.)

Бергә.

Каз канаты каурый-каурый,

                                        Сәлам язарга ярый.

                                                          Кызлар.

Яшь йөрәкләр ярлар сайлый.

Бергә.

Карт йөрәкләр мал даулый.

Каз канаты каурый-каурый,

                                         Хатлар язарга ярый.

                                        Яшь чагында уйнамасаң,

                                        Ул аннан нигә ярый.

Кызлар.

Каз канатын кызлар сата,

                                           Ир канатын кем сата?

Бергә.

Җан теләген кире какма,

Дошманнардан сынатма.

Кызлар.

Каз канаты йомшак дибез.

                                          Ир канатын белмибез.

Бергә.

Казлар симез булсын өчен,

                                         Каз канатын җырлыйбыз.

Егетләр.

Каз канаты кат-кат була,

                                           Ир канаты ат була.

Барысы.

Җаның сөйгән яр алдында

                                          Оҗмахтан артык була.”

    Кич белән хуҗалар бөтен каз, бәлеш, каз боткасы пешерәләр. Кичке мәҗлескә, каз ашына кунаклар да чакыралар. Кунак җыю, кунак сыйлау – татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, аш-суга йөрешепяшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән.  Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланган1.

  Казлар күп булсын дип үтәлә торган тылсымлы йолалар да бар.  Мәсәлән, каз ояда йомырка өстендә утырганда каз бәбкәләре күп чыксын өчен, киек казлар очканда кырдан салам алып кайтып куйганнар. Сыдырган каурыйларны судан тезелеп казлар кайтсын дип су сукмакларына, су

юлларына чәчәчләр. Каз канатларын кешегә бирергә ярамый, кул китә

диләр. Биргән очракта да сул канатны я каз канатларының очын кисеп, казан өсләрен  сырып кына кешегә бирәләр. Тере каз сату, казларны суйганда ырымлау кебек үзенчәлекләр бүгенге көндә дә яшәп килә.

  Каз өмәсенә багышлангап, шагыйрьләребез шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән. Мәсәлән, Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе ” шигыре шундыйлардан.

                                           Каурый сибәм су юлына,

                                           Ишле булсын казыгыз.

                                           Өмәләрдә эш күрсәтеп,                             

                                           Ярлар табып калыгыз.

Бии-уйный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы төймәсе.

___________

1 Уразман.Р. татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. Казан: Татар кит. Нәшр., 1992, Б-73.

 

Борынгыдан килгән гадәт

Татарның каз өмәсе.

                                            Каз мамыгы яшь киленгә

                                           Түшәк, ястык, юрганга.

                                            Мамыктай кулын сөйгәнең

                                           Иңнәреңә куйганда,

Сокланырсың сылу кызга,

 Чыңлый чулпы төймәсе.

 Борынгыдан килгән гадәт

 Татарның каз өмәсе...

                                           Юл аягы – каз коймагы –

                                           Сыйланасың, суык тимәс.

                                           Каз йолка белмәгән кызны

                                           Егет солтаны сөймәс.

Бии-уйный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән йола

Татарның каз өмәсе.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау.

  Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр,  утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.

    Фәнни эшне эшләү дәверендә куелган максатка өлешчә ирештем дип саныйм. Керештә теманың актальлеген дәлилләнде. Адәм баласы әти-әнисен, кендек каны тамган туган җирен, ана телен, динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Табигый, буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әдәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана.

Татар халкының бу күңел җәүһәрләре әдәби әсәрләр аша киләчәккә тапшырыла, чөнки ул китап булып, милли мирасыбыз булып буыннар арасындагы бәйләнешне тәэмин итеп тора. Әдәби әсәрләр кешенең иҗадилыгын, фикерләү сәләтен, аң һәм интеллектын үстерә. Аңа тормыш тәҗрибәсе тупларга, матурлыкны күрергә һәм әхлакка өйрәнүгә омтылыш тәрбияләүче чара да булып торалар.

    Беренче бүлектә халык бәйрәмнәренең иң күңеллесе, иң матуры булган Сабан туе уздыруга күзәтү ясадым. Аның татар халкы өчен әһәмиятле булуын язучыларыбыз Г.Бәширов, М.Гали, Г.Ибраһимов, Ф.Хөсни, Ә.Фәйзи, К.Тинчурин әсәрләрендә бирелгән өзекләр күрсәтеп үттем.

  Икенче бүлектә гаилә йолаларының иң күркәме, иң затлысы булган туй уздыру йоласы чагылыш тапты.

 Өченче бүлек тулысынча Г. Исхакый әсәрендә сурәтләнгән ир баланы сөннәткә утырту йоласына багышланды. Бу йоланың  милләт язмышы белән бәйле булуы азсызыклап әйтелде, чөнки Г.Исхакый  “Сөннәтче бабай ”хикәясендә милләт язмышын, аны саклау , буыннан-буынга тапшыру мәсьәләләрен шул чорда ук күтәреп чыга, әдәбиятта мирас итеп калдыра.

  Дүртенче бүлектә тормыш-көнкүреш йолаларыннан саналган каз өмәсе сен тасвирлап бирдем. Аның үзенчәлекле якларын, юрау-йолаларын әдәби әсәрләрдән алынган мисаллар ярдәмендә күрсәттем. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ”, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар ” әсәрләреннән бирелгән өзекләрдә бу йоланың матур мизгелләре сурәтләнгән.

     Бу фәнни эш гамәли яктан да әһәмияткә ия дип уйлыйм. Ул, беренче чиратта, әдәбият укытуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә зур ярдәмлек һәм чыганак булыр. Икенчедән, гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәребезнең чагылыш тапкан әдәби әсәрләребез безнең тарихыбызның бер гүзәл әдәби мирасы да.

  Мирас...

  Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рихи мирасыбыз, байлыгыбыз.

   Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек.

  Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.

     Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.

    Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен,  гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

  Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

IV. Кулланылган әдәбият

 

1. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан,1995.

2. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. Казан, 1997.

3. Исхакый Г. Сайланма әсәрләр.-Казан: Татарстан Республикасы”Хәтер”нәшрияты (ТаРИХ), 2002.-Б.66-Б.76

4. Максимов Н.В. Без бер тамырдан. Казан, Мәгариф, 2002.

5. Бәширов Г. Әсәрләр. 2 том.Туган ягым- яшел бишек.-Казан, Татарстан кит.нәшр., 1982. Б-52-85, 173-201, 269-287.

 6.Тичурин К. Сайланма әсәрләр. Сүнгән йолдызлар. -Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты (ТаРИХ), 2003. Б.279-283

7. Гали.М. Сайланма әсәрләр.-Казан, 1965. –Б.44.

8. Сафин Р. Татар юлы. Казан, 2002.

9. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.Казан, 1992.

10. Филиппов А. Карендәшләр. Казан, 2001.

11. Шәрәфетдинов Д.Р. Татар барда – Сабан туе бар. - Казан, “Гасыр” нәшрияты, 2003,7бит, 9-11б., 70-71б139б.,269,407,408

12. Тинчурин К. Зәңгәр шәл. Сайланма әсәрләр.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ),2003.Б.427-430.

13. К.Фукс. Казанские татары. Казань, 1991.

14. Идегәй. Татар халык дастаны.-Казан.1988.Б.26-27

15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.I.-Б. 204

16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.II.-Б.609;

17. Татарско –русский словарь. –М.., 1966.-С..54.

18. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. Т.I.-Б.365.

19. Хөсни Ф. Йөзек кашы.

20. Ибраһимов Г. Алмачуар.

21. Алпамша. Татар халык иҗаты. Әкиятләр.-Казан, 1977, Б.-268.

22. Ак бүре. Татар халык иҗаты. Әкиятләр.-Казан, 1977, Б.-195.

23. Харис Р. Яңа көн.-Казан, 1972,-Б.92.

24. Исхакый Г. Остазбикә.Б.279-281.

25. Фәйзи Ә. Әсәрләр.Тукай.2 том.Казан, Татарстан кит.нәшр., 1984.

26. Насыйри. Сайланма әсәрләр. 2 басмасы, Таткнигоиздат, 1956, Б.-167-181.

27. Мусин.Ф. Гаяз Исхакый.-Казан, Татарстан кит. Нәшр., 1998, Б.71-74

28. Шәрәфетдинов Д. Сабан туе – халык яшәеше.- Казан, 1997,Б.192.

29. Тукай Г. Шигырьләр.Әкиятләр. Поэмалар. – Казан, 1968.Б-416.

30. Бичурин Н.Я. Указ.соч., т.1, с.49-50.

31. Фаттах Н. Языки богов и фараонов: Историко-лингвистическое исследование.-Казань,1999.

32. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе.-Казан, 1992.

33. Булатов В. Гореф-гадәт...// Казан утлары, 1992, 8, 129 б.

34. Әхмәтҗанов М. Милләткә нәрсә кизәнә? // Шәһри Казан, 1995,20 б.

36. Смакова Р. Татар халкының гореф-гадәтләре, әдәп һәм әхлак нигезләре, бәйрәмнәре. // Фән һәм мәктәп, 1997, 5, 16-19 б.

37. Нуруллин И. Кайту.// Казан утлары, 1990, 1, 85-88 б.

38. Ислам. З.  Гаяз Исхакый... // Казан утлары, 1999, 9, 169-171 б.

39. Хәбибуллина З., Миңнуллина Р. Г. Исхакый иҗатында милләт язмышы чагылышы.// Тәрбия, 2002, 12(70).

40. Миңнегулов Х. Татар өчен җан атар Исхакый.// Татарстан, 2008, 2, 51-53 б.

41.Мөлеков М. Милләтебезнең рух сакчысы. // Мирас, 1999, 10, 34-38б.

42. Сәхапов Ә. Милли көрәшче. // Мирас, 1998, 3, 30-36б.

43.  Татар әдәбияты тарихы.5 том, Казан, 1985.

44. Гыйззатуллин Н. Әдәбият һәм тормыш., -Казан,1988.

45.  Миңлебаев К. Гүзәл мирас калдырган әдип.// Мәгариф, 1998, 3.

46. Сверигин Р. Мәхәббәт җырчысы. Яңа герой һәм яңа алымнар.- Казан, Татарстан кит. нәшр., 1985.

47. Арсланов Г. Ул кабызган утлар.// Татарстан, 1996,10, Б.-83.

48. Хәбибуллин Ш. Сүнмәс йолдыз яктысы.// Татар иле, 1996,3, Б.-29

49. Сверигин Р. Күңел гүзәллеген күрә белгән әдип.// Мәгариф, 2001, 1.

50. Галиуллин Т. Намуслы гомер һәм иҗат. Сайланма әсәрләр, 5 том,

Б.7-16.                                              

51.Әхмәтҗанов М. Олы бер дөнья.// Сөембикә, 1999,8.

52. Минһаҗева Л. Халык иҗтыннан көч алып. // Казан утлары, 2002, 3.

53. Ахунов Г. Әдәби язмышлар. Җир һәм күңел җылысы.- Казан, Татарстан кит.нәшр., 1989, Б.41-64.

54. Хатипов М. Күңел хәзинәләрен ачканда. // Казан утлары, 1983, 6, Б.140-146.

55. Галиуллин Т. Гасыр яшьтәше.// Татарстан, 1999, 6.

56. Мусин Ф. Без кем идек һәм кем булдык. Тарих һәм заман.

57. Заһидуллина Д. Атны ярату һәм югалту тарихы. // Мәгариф, 2007, 1, Б.9-10.

58. Фәрхетдинова Р. Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча йомгаклау дәресе.// Фән һәм мәктәп, 2004, 9, Б.46-47.

59. Сафиуллина Ф.С. Г. Ибраһимовның хикәяләү үзенчәлекләре. Сүз иясе белән йөри. –Казан. Тат.кит.нәшр.,1985, Б.104-112.

60. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә татар халкы гореф-гадәтләрен һәм йолаларын сурәтләү.// Тәрбия, 2004, 4, Б.2.

61. Галимуллин Ф. Халыктан һәм халыкныкы. Эзләнү вакыты, Б.237.

62. Вахитова Ә. Фатих Хөсни иҗатында халык җәүһәрләренең кулланышы.// Фән һәм мәктәп, 2002, 9, Б.56-58.

63. Шамил С. Гаяз Исхакый.// Мирас, 1996, 3.

64. Вәлиди Җ. Гаяз әфәнде. // Мирас, 1996, 2, Б. 7-8.

65. Галимуллин Ф. Халыкка кайту. // 1992, 6, Б.38-44.

66. Миңнегулов Х. Милләтебезнең олуг хадиме һәм юлбашчысы.// Шәһри Казан, 1993, 20 февраль.

67. Хәсәнов М. Татар ренессансының бөек каһарманы.// Мирас, 1998, 5.

68. Сәхапов Ә. Исхакый иҗаты: Монография, - Казан. Мирас кит.нәшр., 1997.

69. Миңнуллин Ф. Якты юллар. – Казан, 1975.

70. Гыйлаҗев Т.Ш. Татар әдәбияты XX гасыр башы.- Казан. Мәгариф, 2007.

71. Гыйззәтуллин Н. Әдәбият һәм тормыш. – Казан, 1988.

Конструктор сайтов - uCoz