Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгынсалу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллимбирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.Галимҗан Ибраһимов |
|
Максат: 1. Бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның тормышлары һәм ялкынлы иҗат юллары турында мәгълүмат бирү; 2. Туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү.
Методлар: 1. Әдәби текстлар, матбугат материаллары белән эшләү. 2. Әдәби әсәрләргә анализ бирү. 3. Кулланылган әдәби материалларны системага салу. 4. Өлешчә эзләнү.
Эчтәлек I. Кереш.................................................................................................................4-6 II. Әдәбиятта солдат образы..............................................................................6-21 1.1. Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятында солдат образының бирелеше.....7 1.2. Муса Җәлил – солдат, герой шагыйръ...................................................8-10 1.3. Фронтовик язучы - Әмирхан Еники.....................................................11-13 1.4. Гомер вә шигырь – күкләр бүләге........................................................14-20 1.5. Яраткан бабам – сугыш фетераны.............................................................21 III. Йомгаклау...................................................................................................22-23 IV. Әдәбият исемлеге...........................................................................................24 V. Кушымта...........................................................................................................25
Кереш Исемнәре калсын безнең белән, Җисемнәре туфрак булса да, Үлмәгәннәр болар, үлмәгәннәр, Күңел үлгән кебек күрсә дә. Сәмави Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 65 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә безгә аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Әйе, без сугышны әле онытмадык... Эзләнүле-тикшеренү эшебезне дә менә шушы күзлектән чыгып яздык. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы... Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар-җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Эшебезнең максаты да бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның тормышлары һәм ялкынлы иҗат юллары турында беркадәр мәгълүмат бирү; туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү. 1941 нче елның 22 июнь таңында цивилизация үзенең үсеш юлында өр-яңа чорга килеп керә - ике глобаль идеология, гаделлек һәм вәхшилек, яктылык һәм караңгылык, изгелек һәм золым көчләренең тиңе булмаган аяусыз бәрелеше башлана. Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, кешеләрнең фикерләрендә, эш-гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә.1 Бөек Ватан сугышы татар халкы өчен дә зур сынау була. Татарстаннан гына да 560 мең кеше сугышка алына. Зәйдән сугышка 11600 кеше китә. Шуларның 2137 се һәлак була, 2479 кеше хәбәрсез югала. Татарстаннан 200 гә якын кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Алар арасында М.Җәлил, П.Гаврилов, М.Девятаев, М.Сыртланова, Г.Гафиятуллин кебек исемнәре батырлык символына әйләнгән кешеләр бар. Ике якташыбыз Г.Ф. Ларионов (очучы) һәм И.Н.Майков (очучы) Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар, ә А.А.Васильев (очучы) тулы Дан ордены кавалеры. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен К.Г. Габитов А.Невский ордены белән бүләкләнә. 2800 зәйле сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден медальләр белән бүләкләнәләр. Бөек Ватан сугышы башлануга барлык язучылар, бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы күтәрелделәр, зур көрәшкә килеп кушылдылар. Күп язучылар, кулларына корал алып, сугышка киттеләр, фронт газеталарында эшләделәр, турыдан-туры сугышта катнаштылар: Г.Әпсәләмов, И.Гази, А.Шамов, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Ә.Еники, Ш.Маннур, Ш.Мөдәррис, М.Җәлил, А.Алиш һ.б. Кызганычка каршы, 30 дан артыгы сугыш кырларында яисә әсирлектә һәлак булдылар. Кеше кайчан халык күңеленә мәңгегә кереп урнаша соң? Зур батырлыклар эшләсә, аның өчен яшәсә, аның мәнфәгатьләрен һәм хәсрәтләрен чагылдырып иҗат итсә... Әйе, язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез явыз дошманны җиңү өчен изге сугышта катнашып кына калмадылар, искиткеч батырлыклар күрсәтеп, үлмәс әсәрләр дә иҗат иттеләр. Фронт вакыйгаларын, фашистларның җинаятьләрен һәм сугышның җанлы эпизодларын күрсәткән шигырьләр, хикәяләр яздылар. Эзләнүле-тикшеренү эшендә сугыш чоры әдәбиятының солдат образын ачу _______ 1 Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан, “Хәтер”нәшрияты, 2005, 5-24 б. өчен сугышның үзәгендә булган, фронтовик-солдат язучы Ә.Еники һәм герой- шагыйрь М.Җәлил әсәрләренә нигезләнеп тәкъдим итәбез. Чөнки бу шәхесләрнең батырлыкларына сокланабыз, ә әсәрләрен укып хисләнәбез. Бу чордагы солдат образын, аның күңелен, алардан да яхшырак, алардан да якынрак белүче һәм укучыга җиткерүче юктыр кебек. Шулар белән бер рәттән, якташ шагыйребез, фронтовик Габдулла Гаделшинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дә таныштырып китәчәкбез. Аның шигъри романнары аша фашизмга каршы аяусыз көрәшкән гади солдатларның батырлыгы, җиңүгә ышанычлары турында сөйләячәкбез. Гади хезмәт кешесе, сугыш ветераны бабам – Мөхәммәтшин Нуриәхмәт Әюп улы мисалында үзем белгән солдат турында да язачакмын. Бу эшнең актуальлеге шунда, буыннан-буынга күчә торган Тарих вакытлар узу белән һич тә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, аның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әсәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана, безнең әти-әниләребез нәкъ менә шушы әдипләрнең әсәрләрен укып, өйрәнеп үскәннәр, без дә әдәбият дәресләрендә аларның тормыш һәм иҗатларын өйрәнәбез, әсәрләренә сокланабыз, алар белән горурланабыз.
1.1. Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятында солдат образының бирелеше. “ Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” дигән сүзләр гасырлар буе татар халкының омтылышларын, милли акыл хәзинәсен чагылдырган әдәбият өчен дә эш прицибына әверелә. Аның иң куәтле көчләре, сүзне корал итеп, ватандашларыбызны изге көрәшкә рухландыра, батырлыкның матур үрнәкләренә телебезнең үтемле сәнгатьчә чаралары белән гәүдәләндерелгән һәйкәлләр иҗат итә.1 Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар әдәбияты яңа баскычка күтәрелде. Бу чор әдәбиятының үзенчәлеге: яшәү һәм үлем, ирек һәм коллык, батырлык һәм куркаклык, фидакярлек һәм хыянәт төшенчәләре арасына кеше җаны, рухы куелды. Сугыш елларына татар әдәбияты үзенең тирән тамырлары белән татар халкының фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыкларына тоташа. Фронт каһарманнарының җанлы образларын сурәтләү – татар әдәбиятының ирешелгән казанышларының берсе. Әдәбиятка шул чорның герое – совет кешесе, совет солдаты образы килде. Ул – бик күп әсәрләр өчен уртак образ, иң кирәкле сыйфатларга ия булган кеше образы. Бөек Ватан сугышы тарихына Совет Армиясе җиңүләре белән кереп калды. Соклану, шатлану, горурлану хисләренең нуры белән яктыртылган әсәрләр иҗат ителде. Солдат образына бәхет, сөйгән яр образлары өстәлде, җиңү, өйгә кайту турындагы хыяллар берләште. Ф.Кәрим, М.Җәлил, Г.Әпсәләмов, Г.Кутуй, Ә.Еники, С.Хәким, И.Гази һәм башка әдипләрнең әсәрләрендә солдат образының бирелеше үзенчәлекле. Алар тудырган образларда татар халкының иң асыл сыйфатларының ачылышы, туган илгә, халыкка чын күңелдән бирелеп хезмәт итүче, сабырлыкка һәм батырлыкка өндәүче ул-кызлары сурәтләнә. _________ 1 Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан, “Хәтер”нәшрияты, 2005, 5-24 б 1.2. Муса Җәлил – солдат, герой шагыйръ. Үлем куркынычы астында да Туган иленә, халкына тугрылыклы булып калган М.Җәлил үзенең батырлыгы белән генә түгел, ә каләме белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшкән. Фашизмга каршы көрәштә катнашу - Муса Җәлилгә иҗат өчен бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язарга өлгерә. Галимнәр, шагыйрьнең фронт лирикасы иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүен күрсәтте, дип саный. Фронттагы шагыйрьне нинди хисләр били соң? Аның өчен, ут астында яшәгәндә, нинди төшенчәләр кадерле? “Окоптан хат”, “Каска”, “Госпитальдән”, “Кыз үлеме”, “Тел”, “Европада яз”, “Хуш, акыллым”, “ Тупчы анты”... Бу шигырьләр сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез, кичерешләре белән танышабыз. “Хуш, акыллым” шигыре шагыйрьнең хатыны Әминәгә багышланган. Монда дошман явын җиңеп кайтырга киткән совет солдатының вәгъдәләре бер-бер артлы тезелә. Көрәш, үлем турында язса да, җанны өтәрлек моңсулык юк. Һәр юлда җиңүгә өмет яшеренгән шикелле. Шагыйрь-солдат ил хакына бирелгән гомер өчен дә үкенмәс кебек. “Әйдә, җырым!” шигырендә илгә олы мәхәббәт хисләре йөрткән лирик мин белән очрашабыз: Җырым, синдә минем гәүдәләнде Илне сөйгән йөрәк тибешем. Җырым инде антым: Яшәсәм дә, Үлсәм дә - тик туган ил өчен!1 Без инде фашистның гомуми портреты белән дә танышабыз. Дуңгыз борынлы, канлы балталы ул. Ерткычларга каршы күтәрелгән совет _________ 1“Әйдә, җырым!” М.уса ҖӘлил, 2 том, Шиг.(1941-1944) , 156 б.
солдатының да портреты бар: аркасында – юл сумкасы, автомат. Ә йөрәгендә- көрәш җыры. “Окоптан хат” исемле бераз күләмлерәк шигырен М.Җәлил якын дусты Гази Кашшафка багышлаган. Без тагын, мылтык тотып, хатлар укыган, шигырьләр язган лирик минне күрәбез. Димәк, лирик мингә протатип – шагыйрь бары тик үзе генә. Хат рәвешендә башланган, язылган бу әсәрендә М.Җәлил солдатларга куелган шартларны детальләп тасвирламый. Ул утырган тар окоп ике төрле дөньяны бүлеп торучы бер урын булып күренә. Шуның бер ягында бияләйләр бәйлиләр, корал коялар, дуслык хисләре юллап, хатлар язалар. Икенче ягында солдат аларның ышанычын акларга тиеш. М.Җәлилнең әсирлектәге фашизмга каршы көрәше турында без бик күп укыдык. Үлем куркынычы астында да Туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган җәлилчеләрнең батырлыгын мәңге онытырга тиеш түгелбез. М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре туган илебезгә “Моабит дәфтәрләре” дигән җыентыкка тупланган ике дәфтәре туган илгә әйләнеп кайтты. Бу әсәрләрендә лирик герой дошманга нәфрәт хисе белән тулы батыр сугышчы, туган иленә тугрылыклы солдат, тылда калган сөйгәнен, якыннарын, туган ягын сагынучы гадәти җир кешесе, тыныч хезмәткә сусаган егет образларында килеп баса. Лирик геройның хис-кичерешләре артында Шагыйрьнең мәхәббәтен, олы йөрәген күрәбез. Аның иленә тугрылыгы, җиңүгә ышанычы, ярату хисе, фашизмга нәфрәте шигъри юллардан ташкын булып чыга. М.Җәлил иптәшләре белән чәнечкеле тимерчыбык эчендә, тоткынлыкта да фашизмга каршы көрәшә. Алар Идел-Урал легионы төзүдә катнашалар, Фашистлар бу легионны Белорусь партизаннарына каршы җибәрәләр. Партизаннарга каршы җибәрелгән татар әсирләре батальоннары, немец офицерларын кырып, үзебезнекеләргә кушылалар. Алар арасында Югары Шепкә кешесе - Бохраев Вәли исемле солдат та була, ләкин 1943 нче елның май аенда ул хәбәрсез югала. М.Җәлил һәм җәлилчеләр белән таныш, концлагерьда бергә булган, М.Җәлил белән 4 тапкыр очрашкан, яшерен оешма эшләрендә катнашкан якташыбыз Мингалин Фәйзелхак аганы да әйтеп китәсе килә. Ул Аксар авылы кешесе, бүгенге көндә вафат. 1943 нче елның җәй башларында җәлилче Әхмәт Симаев аны М.Җәлил белән таныштыра. Симаев Фәйзелхак аганың якын сердәше һәм дусты була. Ул аны ябык лагерьдан, ышанычлы кешеләр ярдәмендә, Берлинга соратып ала. Аңа һәм тагын берничә татарга советларга каршы пропаганда алып бару максаты белән төзелгән бүлектә тәрҗемә итү һәм язу машинкасында басу вазифасы йөкләнә. М.Җәлил үзен танышканда, Гумеров, дип таныштыра. Листовкалар басу һәм тарату эшендә актив катнашкан безнең Аксар егете. Моабит төрмәсеннән азат ителеп, туган якларга кайтканда М.Җәлилнең “Соңгы җырым” шигырен һәм фоторәсемен алып кайта. Ул аларны 1946 нчы елга кадәр кадерләп саклый, ләкин КГБ тарафыннан кулга алынганда юкка чыгара. Сатлык җан дип, 8 елга хәрби трибунал аша хөкем ителә. Фәкать шәхес культы фаш ителгәч, җәлилчеләрне батырлар дип таныгач кына туган якларына әйләнеп кайта. Аның турындагы истәлекләр Аксар урта мәктәбенең музеенда саклана. Сугыш чоры поэзиясендә үлем һәм яшәү хакында М.Җәлил кадәр тирән фәлсәфә йөртүче булмады шикелле.
1.3. Фронтовик язучы - Әмирхан Еники. Бөек Ватан сугышының үзәгедә булган, бөтен тормышы белән һәм иҗаты Хакыйкать, Дөреслек, Намус үрнәге булган Әмирхан Еники әсәрләрендә солдат - үзенең гаиләсен, өен генә түгел – илен якларга ант иткән, җиңүгә ышанган, сокланырлык батырлыклар күрсәткән, тәвәккәл, курку белмәс гади кешеләр. Алар сугыш ялкыны эчендә бары тик дошманга үч-нәфрәт һәм Туган илгә, халкына мәхәббәт хисләре белән яшәделәр, бу хисләр бер-берсен көчәйтте, җиңүгә ышанычны үстерде, рухландырды, яшәү мәгънәсенә әйләнде. Фәнни эшне язганда, Ә. Еникинең сугышка Зәй районыннан китүен ачыкладык. Бу бик кызыклы факт булды. Ул Зәй балалар йортында уку-укыту эшләре буенча директор ярдәмчесе булып, берничә атна эшләгәннән соң, фронтка китеп бара.1 Ә.Еники сугыш шартларында яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм кешелексезлек, гаделлек һәм намуссызлык, бөеклек һәм түбәнчелек төшенчәләрен дөнья, ил, җәмгыять язмышлары белән үлчәргә өйрәнә. Ә.Еникинең “Бала” (1941) хикәясендә гадәти бер ротаның солдатлары алгы сызыкка баралар, алдагы ут позициясенә юнәләләр. Бу һөҗүм ничек бара, ничек тәмамлана, әсәрнең герое Зариф исән каламы, ничек сугыша - әсәр ул турыда түгел. Әсәр Зарифның бер дә көтмәгәндә урман эчендә адашып, ялгыз йөргән 3-4 яшьлек бала белән очрашуы турында. Зариф бик авыр хәлдә кала: ротасыннан аерылып калырга ярамый, бу дезертирлык булыр иде, баланы да бу хәлдә ялгызын гына урманда калдырып китә алмый ул. Менә шушы ситуациядән ул җиңүче булып чыга - баланы да әнисе кулына тапшырып өлгерә, ротасын да куып җитә. Ә.Еники сугышка каршы, сугыш тудырган мәшхәргә каршы бер бөртек кешене куя да мондый нәтиҗә ясый: “Бу – чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез, рәхимсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс, мәгърур була белә. _______ 1 Татар әдәбияты тарихы. 6 том. - Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001, 97-123 б. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул, күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан, олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый... Чыннан да, Зариф, беренче тапкыр сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды. Гүя шунда баланың кул җылысы йогып алган иде.”1 “Бала” хикәясендә әдип Зариф образында кешелеклелек, олы җанлылык сыйфатларының үлем-мәшхәрне җиңәргә сәләтле булуын сурәтли. Кискен, кешене кемлеген билгеләүче моментта бердән-бер, әмма дөрес юлны сайлаучы солдат образын тудырган. Язучы солдат Зарифтан баланы әнисенә исән-имин илтеп тапшырттыра. Гүя, әдипнең күңеле сугыш башындагы авыр югалту, кан коюлар, фаҗигаләр белән килешергә теләми. Ә. Еники бу хикәясен 1941 нче елны язган. Җиңүдән соң беркадәр вакыт үткәч, Берлинда совет солдатына һәйкәл куела. Анда солдат, нәкъ Зариф күтәреп, матур итеп сөйләшеп барганча, бала күтәреп төшкән. Димәк, Ә.Еники, тыйнак кына итеп, нәкъ шундый һәйкәлне сугыш башлангач та ук иҗат иткән. Әдипнең тагын бер хикәясе “Бер генә сәгатькә ” (1942). Анда солдат Гомәр образы бирелә. Ул госпиталъдән фронтка узып барышлый, туган өенә кереп чыгарга мөмкинлек таба. Вакытның бик кыска булуы ситуациянең драматик көчен бик нык арттыра. Шул бер сәгатъ ут эчендә йөргән улларын көткән әниләр өчен азмы, күпме? Моны Мәръям абыстай да, Гомәр дә укучыга аерып әйтә алмас. Әсәр каршылыклы хисләрдән төзелгән: аерылышу-күрешү ( Ут эченнән исән-сау чыгып күрешү! Әмма ай, атна, көн түгел – бер генә сәгатъкә күрешү!) – тагын аерылышу. Шулай да бу күрешү Мәръям абыстай өчен тереклек суы кебек тәэсир итә, аның киләсе – очрашуга өмете – __________ 1 Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. – Казан, “Хәтер”нәшрияты, 2002, 406 б. ышанычы арта. Ике елдан бирле хәбәре булмаган, абыйсы Фатихның исән-сау булуына өметен югалткан җиңгәсе Камиләнең дә киләчәккә ышанычын арттыра. Гомәрнең көтмәгәндә кайтып керүе, аның “сүнеп” барган өметләрен яңадан тергезә. Гомәр бер генә сәгатькә кайтса да, сөйгәне Заһидәне онытмый. Аны чакырта, тик күрешә генә алмыйлар. Әтисе Галимҗан абзый Гомәрнең “ике ел эчендә буе-сыны өлгереп җиткән, акыл утырткан ир-егеткә әйләнгәнен күрде. Исән-сау кайтса, гаиләсенең яхшы исемен сакларлык, бәхетле тормыш төзи алырлык кеше булуына ышанасы килде”.1 Шушы кыска гына вакытка кайтып киткән Гомәр образында Ә.Еники кеше күңеленең әйтеп бетереп булмаган якларын ача. Аның гаиләсенә сөенеч китергән бу мизгелнең шатлыгын, дәртен сөйләп бетергесез, чөнки кыска гына күрешү дә яшәү көчен, киләчәккә ышанычны арттыра, мәрхәмәтсез сугыш китергән кайгыларны оныттыра. Гомәр туган иленә, антына тугрылыклы, кыю, батыр егет итеп сурәтләнә. Дөрес, әсәрдә аның нинди батырлыклар эшләве турында язылмаса да, аның чын тугры солдат булуына беркем дә шикләнми. Гомәрнең кайтып-китүе - авыл кешеләрендә җиңүгә ышаныч, ирләренең, туганнарының исән-сау кайтачакларына өмет кабыза. Ә.Еники иҗатының бер кечкенә мисалы булган бу ике хикәясендә ике төрле солдат язмышы һәм образы. Тик аларның фикерләре-уйлары, эш-гамәлләре бер - бу фашизмга каршы аяусыз көрәш һәм нәфрәт, бөек җиңүгә ышаныч.
_________ 1 Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. – Казан, “Хәтер”нәшрияты, 2002, 441 б. 1.4. Гомер вә шигырь – күкләр бүләге Татар шундый халык – һәр авылы саен үз җырчысы, үз шагыйре бар аның. Безгә кадәр дә шулай булган, бездән соң да шулай булыр... Шигырьле, йолдызлы халык кына юлында адашмый. Иге дә, чиге дә күренмәгән биниһая татар шигърияте күгендә бер балкыш чыганагы булып кабынган якташыбыз, фронтовик, укытучы Габдулла Гаделшин белән танышачакбыз. Йолдызлар нурдан гына торган кебек, Габдулла ага бер булмышы, бар тормышы белән шигырьләрдән генә торган кебек. Бел телеңне, бел динеңне, Бел халкыңның үткәнен. Ераклардан килә тарих, Ул – гомерлек бүләгең, - ди Г.Габелшин. Бу юлларны фәкать чын каләм остасы гына әйтә ала.1 Зәйлеләр кечкенә гәүдәле, чал чәчле, көмеш мыеклы әлеге ага белән 1989 нчы елларда яңадан танышалар. Чөнки ул бик күп еллардан соң, яңадан туган якларына әйләнеп кайта. Гаделшин Габдулла Сөнгатулла улы, 1919 нчы елның 14 нче октябрендә Зәй районы Югары Шепкә авылында крестьян гаиләсендә туа. Гаиләләрендә сигез бала була: җиде малай, бер кыз үсәләр. Беренче шигыре 16 яшендә “Кызыл Зәй” газетасында басылып чыккач, егет канатланып китеп, “Яшь ленинчы”, һәм “Ялкын” кебек җөмһүрият матбугаты битләрендә нәниләр өчен шигырьләр, скетчлары, сәхнә әсәрләре чыгып кына тора аның. Шигырь утында янган-дөрләгән Габдулла да өстенә шинель кия. Бу юлы чын утка керә. Биш бертуган Бөек Ватан сугышында катнашалар. Иң олы абыйлары, очучы майор Сафиулла, сугышта һәлак була. Габдулла ага икенче группа сугыш инвалиды – сул аяксыз булып, капитан дәрәҗәсендә фронттан туган якларына кайта. Ул өч сугышта катнаша: фин, _________ 1Габдулла Гаделшин.Зәңгәр күзләр. –Яр Чаллы,2000,3-6 б. герман һәм япон сугышлары. Сугышта разведчик булып хезмәт итә. Сугыштан кайткач, хәл-әхвәле бик кыенлашкач, табиблар аңа Урта Азия якларына китәргә, шунда яшәп карарга киңәш итәләр. Ул көньяк кояшы астында тәненә - сихәт, җанына тынгылык табып, хәләл җефетенең дә кайнар җылысын тоеп, укытучы булып эшли, биш дистә елга якын балаларга гыйлем бирә. Шигърияткә килү хыялы әнә шулай озак-озак дәвергә чынга ашудан ераклаша. Г.Гаделшин турында шунысы мәгълүм: иртә белән елмайган кояш нигәдер кичке якта нурлый күңелне. Тынгысыз йөрәкле Габдулла ага бер генә көн дә язмыйча калганы булмый. Түбәтәен кигән шагыйрь офыкта таң нурлары пәйда булган һәр иртәдә, сәгать телләре 6 ны сукканда, ул эш өстәле янында булган. Бүгенге көндә аның бай иҗат мирасы тупланган. Ул – дистәләгән поэма һәм өч шигъри роман авторы. Аның “Чылбырланган мәхәббәт”, “Канатсыз күбәләк”, “Юлда очрашу”, “Кимсетелгән яшьлек”, “Бормалы сукмаклар”, “Канлы эзләрдән”, “Зәңгәр күзләр” кебек күләмле, саллы иҗат җимешләре әнә шундыйлардан. Ике зур җыентыгы басылып чыга: “Зәңгәр күзләр”, “Язмышлар казагында”. Бу җыентыкларда шигъри романнар, дастаннар, поэмалар, күп кенә сәхнә әсәрләре урын ала. Габдулла Гаделшинга татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең хөрмәтле әгъзасы таныклыгы бирелә. Эшебездә Г.Гаделшинның “Зәңгәр күзләр“ җыентыгында басылып чыккан “Канлы эзләрдән”, “Зәңгәр күзләр” һәм “Яшь чаклар” исемле шигъри романнары белән танышачакбыз. Бу өч әсәр дә Бөек Ватан сугышы хатирәләреннән чыгып языла. Ул аларны сугышта катнашкан авылдашларына багышлый. Габдулла аганың шигъри романнарында солдат образы, аның рухи дөньясы, кешелек сыйфатлары шагыйрьнең шәхси сыйфатларына, поэтик сиземләү һәм гомумиләштерү үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, үзенчә гәүдәләндерә. Аның иҗатында солдат образы сугыш эпизодларында күрсәтелә һәм бу образ аша әдип сугышка үзенең мөнәсәбәтен гәүдәләндерә.Үзәккә лирик герой һәм аның тирәсендәге кешеләргә, сугышка, туган иленә булган хис-тойгылары, кичерешләре куела. Г.Гаделшинның бу әсәрләрендә ил язмышын гомереннән дә кадерлерәк күрүче Гарәфи, тәвәккәл, яшәү көче үлемнән дә көчлерәк булган разведчик капитан Вафин, курку белмәс, батыр рухлы Закир-Зонтик - дошманга каршы йөзгә-йөз килеп сугышкан солдатлар. Аларның өчесен дә бер максат берләштерә: җиңүгә ышаныч һәм фашизмга каршы нәфрәт. Бу образлар аша ул сугышның аерым эпизодларын, фашизмның ерткычлыгын, совет солдатларының батырлыгын төгәл, ачык детальләр белән бирергә омтыла. Алар өчен туган ил азатлыгыннан да өстенрәк бер нәрсә юк. “Зәңгәр күзләр” шигъри романында гади авыл егете Гарәфи турында. Ул авылдашы, зәңгәр күзле Нәсимәгә үлеп гашыйк булган егет. Гарәфи Казанда көндез төзелештә эшләп, кич инженер булырга укый. Яшьләр вәгъдәләшкәннәр. Менә Гарәфи дипломлы инженер. Көзгә кавышырга хыялланып йөргән егетне хәрби хезмәткә чакыралар, бу 1939 нчы елның 30 нчы августы була. Ике арада хатлар йөри башлый. Гарәфи хәрби мәктәптә укый һәм лейтенант, рота командиры булып, Польша чигендәге Чигәрәдә хезмәт итә. Аның кайтыр көннәре якынлашкан вакытта сугыш башлана. Гарәфи фашист кулына әсирлеккә эләгә. Үлем белән яшәү арасында күп михнәтләр күререгә туры килә. Әсирләр лагерында, таш кискәндә, бер әсир белән кача. Урманда качып ятканда төшендә сөйгән ярын - Нәсимәне күрә, яхшыга юрый.. Чыннан да ул кая барырга белмичә тилмереп йөргәндә яхшы кешеләргә очрый, алар белән чех партизаннарына килеп кушыла. Курку белмәс егет партизаннар белән яшерен җир астындагы заводны юкка чыгаруда катнаша, күперләр, эшелоннар шартлату, әсирләрне азат итү кебек батырлыклар эшли. Совет Армиясе зур җиңүләр яулап, чех иленә кергәч, ул үзебезнекеләр белән кушыла. Ләкин Гарәфидән сатлык җан, сәяси тоткын ясап, хыянәтче тамгасы тагып, Себергә урман кисәргә озатыла. Ике ел урман кискәннән соң, аның эшен яңадан тикшерәләр һәм аклыйлар. Моңа чех дусларының.ярдәме тия. Гаепсез дип, сугышта күрсәткән батырлыкларын ачыклап азат итәләр. Туган ягын сагынып, ашкынып авылына кайта. “Үлде”, дип, хәбәре килсә дә, зәңгәр күзле сөйгәне Нәсимә көтеп ала. Гарәфи күпме генә авырлыклар кичерсә дә, күңелен төшерми, киресенчә, дәртләнеп яңа тормыш төзүгә керешә. Аны совхоз директоры итеп билгелиләр, ә Нәсимәсе тавык фермасы мөдире булып эшли башлый. Зәңгәр күзле мәхәббәте белән тигез картаялар. Әсәрен автор 1989-1999 нчы елларда Навоида башлап, Зәй шәһәрендә төгәлли. “Зәңгәр күзләр” шигъри романында гади авыл егете Гарәфи образы белән әдип меңнәрчә кешеләрнең язмышын сурәтли, чөнки аның протатиплары - үз эшләренең дөресленә, гаделлегенә ышанган, оптимистик рухлы, батыр, курку белмәс совет сугышчылары. Әсәр лирик герой исеменнән сөйләтелә һәм геройның теге яки бу вакыйгага мөнәсәбәте күрсәтелә. Тормышның ачысын-төчесен күп татыган лирик герой түземлелеккә, сабырлыкка өйрәнә һәм аның бу сыйфатлары автор тарафыннан бүләкләнә дә. Икенче зур күләмле шигъри романы “Яшь чаклар” 1978-1980 нче елларда языла. Бу әсәре беркадәр “Зәңгәр күзләр” әсәре белән охшаш кебек. Монда да лирик герой, капитан Вафин, сугышны Польша чикләрендә каршылый, ләкин язмышлар охшаш түгел. Совет гаскәрләренең хурлыклы чигенүе, дошманның рәхимсез басып алуы, фашизмның явызлыгы сурәтләнә. Фашист әсирләрне башта Польшага, аннары Германиягә озата һәм күкрәкләренә номерлар сугып, карьерга таш ватарга куа. Әсирләрнең тормышы тәмуктан да авыррак. Менә шундый шартларга капитан Вафин да килеп эләгә.Ул бер карт конвой белән немецча сөйләшә башлый һәм үзен “Волгадан, Саратовтан”, немец дип әйтә. Аның сүзләренә саклык белән генә ышаналар һәм җиңел эшкә, ашханәгә күчерәләр. Ничек оста алдадым дип, Үз-үземнән оялам. Искә төшә укыганда Укытучым сүзләре: - Күп тел белү бик кирәкле, Өйрәнегез телләрне! Мин бит татар, чын, саф татар, Тонык сулы Камадан, Зәй буенда, зур авылда Яшиләр ата-анам.1 Ул бу юл белән үзен мәгънәсез үлемнән саклап калырга тели һәм фашистлар аны Польшага яңа лагерьга тәрҗемәче итеп җибәрәләр. Озакламый урманга эшкә җибәрелгәч, сакчыны үтереп, ун кеше белән берлектә әсирлектән кача һәм Белоруссия партизаннарына килеп кушыла. Партизаннар отряды командиры Кумачка башыннан үткәннәрне алдамыйча сөйләп бирә. Бу отрядта аның белән таныш майор Ильин була, ул аны таный һәм үзләрендә отрядта калдыралар. Капитан Вафинның тел белүе, хәрби осталыгы, кыюлыгы партизаннарга бик күп батырлыклар эшләргә мөмкинлекләр бирә. Отрядның табибы Маринага гашыйк була. Марина да аны ярата. Разведкадан кайтканда, Вафин, урманда әнисенең үле гәүдәсе янында ике яшьләр тирәсендә, кечкенә кыз таба һәм отрядка алып кайтып, Маринага тапшыра. Аны Наташа дип йөртәләр. Ул бала Маринага әни дип эндәшә башлый... Дошманны җиңгәч, Вафин Марина белән Наташаны ияртеп, туган авылына кайта. Үзе мәктәпкә эшкә урнаша, ә Марина авылда табибә булып эшли башлый. Наташа бик тиз татарчага өйрәнә. Бәхетле, тыныч тормышта Марина көтмәгәндә авырып китә һәм үлә. Лирик герой Наташаны үстерә, тормышка бирә, тик үзе генә ялгыз гомер кичерә. Менә бу әсәрнең лирик героенда Габдулла Гаделшинның үз язмышын чагылдырган урыннар бар. Аның тормыш юлының кайбер хатирәләре капитан Вафин язмышы белән чагыша. Өченче Бөек Ватан сугышы турындагы “Канлы эзләрдән” исемле _______ 1Габдулла Гаделшин.Зәңгәр күзләр. “Яшь чаклар”. – Яр Чаллы,2000, 92 б. әсәрендә дә ил язмышы өчен янып йөрүче инженер егет Закир турында яза. Ул Маде исемле немец кызын ярата, ләкин сугыш башлана, аның хыялларын юкка чыгара. Маде дошман ягына чыга һәм бик күп җинаятьләр эшли. Ул үз куллары белән сөйгәне Закирның тәненә пычак белән йолдыз ясый һәм аны үлемгә хөкем итә. Чөнки Закир тылда фашистларга каршы көрәшергә калдырылган активист була. Закир бик күп авырлыклар белән качып котыла һәм партизаннарга килеп кушыла. Бик күп батырлыклар эшли, фашистлар тарафыннан Зонтик дигән кушамат тагыла. Дошманга каршы аяусыз көрәшә һәм сугыштан соң, Минскида Мадены эзләп таба һәм хәрби трибунал аша аның җинаятьләрен ача. Хыянәтче Маде бик күп еллардан соң гына җәзасын ала. Бу әсәрендә әдип җир йөзендә бер генә җинаять тә, начар эшләр дә җәзасыз калмый дигән фикерне алга куя. Әйе, һәркем үзенең эшләре өчен җавап бирергә тиеш. Аның әйтәсе килгән фикере - явызлыкның нәтиҗәсе явызлык булып кайта, ә яхшылык - яхшылык, якты истәлекләр булып кешеләр күңелендә саклана. Курку белмәс, соңгы тамчы канына кадәр |