Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

                                         Сүз төзелешен тикшерү тәртибе.

 1.Сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләргә, мәгънәле кисәкләргә  таркатырга, ничә мәгъ-

нәле  кисәктән торуын әйтергә.

 2. Сүзнең тамырын табарга, мисалга  2-3  тамырдаш сүз уйлап әйтергә.

 3. Кушымчаларның кайсы төркемгә керүен әйтергә,мисалга 2-3 шундый ук кушымчалы сүз ките-рергә.

 4. Сүзнең нигезен күрсәтергә.

                                              Сүз төзелешен тикшерү үрнәге.

 ЭШЧЕЛӘРЕБЕЗГӘ- эш-че-ләр-ебез-гә, исем, биш мәгънәле кисәктән тора: эш тамыры...Тамыр-

даш сүзләр:эшчән,эшлекле; -че – сүз ясагыч кушымча, -ләр – модальлек кушымчасы-( күплек саны

кушымчасы), - ебез - бәйләгеч кушымча ( тартым кушымчасы), -гә - бәйләгеч кушымча ( юнәлеш килеше кушымчасы), сүзнең нигезе – эшчеләр.

                                             Сүз ясалышын тикшерү тәртибе.

1. Кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләргә.

2. Аның ясалыш ысулын аңлатырга.

3. Ясалыш ысулы ягыннан төрен билгеләргә.

                                            Сүз ясалышын тикшерү үрнәге.

Серләшү - фигыль, нигезгә сүз ясагыч кушымча ялгау ысулы белән ясалган: сер + ләш, ясалма сүз.

 Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе.

ИСЕМ.

 1. Сүз төркемен билгеләргә.

 2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын ачыкларга.

 3. Санын әйтергә.

 4. Килешен әйтергә.

 5. Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын билгеләргә.

 6. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

 

СЫЙФАТ.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Дәрәҗәсен ачыкларга.

3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.

4. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

                                          РӘВЕШ.     

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.

4. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.      

                                          САН.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

3.Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль куллану-

ын аңлатырга.

4. Төрләнү-төрләнмәвен әйтергә.

5.Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

                                АЛМАШЛЫК.  

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

3. Төрләнү-төрләнмәвен әйтергә.

4. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

                               ФИГЫЛЬ.

        (ЗАТЛАНЫШЛЫ ФОРМАЛАРЫ)

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә.

3.Төркемчәсен әйтергә.

4.Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

5.Затын-санын күрсәтергә.

6.Заман белән төрләнү-төрләнмәвен аңлатырга.Төрләнсә,

заманын билгеләргә.

7.Юнәлешен әйтергә.

8. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

Сыйфат фигыль.

( затланышсыз формалары)

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз форманың төрен әйтергә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

4. Заманын күрсәтергә.

5. Юнәлешен әйтергә.

6. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

Хәл фигыль.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз форманың төрен әйтергә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

4. Юнәлешен әйтергә.

5. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

                             Исем фигыль.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз форманың төрен әйтергә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

4. Юнәлешен әйтергә.

5. Санын әйтергә.

6. Килешен әйтергә.

7. Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын билгеләргә.

8. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

                           Инфинитив.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз форманың төрен әйтергә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

4. Юнәлешен әйтергә.

5. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

                            Аваз ияртеме.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

                                   Бәйлек.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Таләп иткән килешләре буенча төркемчәсен әйтергә.

3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

                                   Теркәгеч.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

                                    Ымлык.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсе.

                    Хәбәрлек сүз.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Җөмләдәге вазифасын билгеләргә.

Сүзләрне морфологик яктан тикшерү үрнәге.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе,

Шигъремдәге чынлык, уй һәм сөю -

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

        ( М. Җәлил.)

  алдый алмас-фигыль, затланышлы, хикәя фигыль, юклыкта, 3 зат, берлек  санда, билгесез  килә-чәк  заманда, төп юнәлештә, җөмләдә - хәбәр;

  мине- алмашлык, зат алмашлыгы, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнмәгән, җөмләдә-тәмамлык;                                               

  түбән- рәвеш, урын рәвеше, исемне ачыклаган, җөмләдә -аергыч;

  ләззәт- исем, уртаклык исем, берлек санда, баш килештә,тартым белән төрләнмәгән, җөмләдә -ия;

  вак- сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемне ачыклаган, җөмләдә -аергыч;

  һәм – тезүче теркәгеч, җыючы теркәгеч, сүзләрне бәйли;

  яшәвемнең -  фигыль, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, тартым белән төрлән-

гән, иялек  килешендә, җөмләдә- аергыч.

 

СҮЗТЕЗМӘЛӘРНЕ, ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕН ҺӘМ ҖӨМЛӘЛӘРНЕ СИНТАКСИК ЯКТАН  ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ.

               СҮЗТЕЗМӘЛӘР.

1.Җөмләдән сүзтезмәнең төзелешен аерып алырга.

2.Сүзтезмәнең төзелешен тикшерергә; иярүче һәм ияртүче сүзләрне күрсәтергә, аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен әйтергә, бер-берсенә нинди  чаралар ярдәмендә бәйләнүләрен аңлатырга.

3.Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә  мөнәсәбәтен ачыкларга.

ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ.    БАШ КИСӘКЛӘР.

1.Ияне табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.

2.Хәбәрне табарга, аның төрен  һәм  бирелешен  аңлатырга.

              ИЯРЧЕН КИСӘКЛӘР.

1.Тәмамлыкны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңла-тырга.

2.Аергычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди   сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңла-тырга.

3.Хәлне табарга, төрен билгеләргә, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бире-

лешен аңлатырга.

4.Аныклагычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди соруга җавап биргә-нен һәм бирелешен аңлатырга.

ҖӨМЛӘЛӘР.     ГАДИ ҖӨМЛӘ.

1.Җөмләнең гади икәнлеген билгеләргә.

2.Җәенкеме-җыйнакмы булуын әйтергә.

3.Тулымы-кимме булуын ачыкларга.

4.Составы ягыннан төрен аңлатырга.

5.Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләргә.

6.Анда эндәш һәм кереш сүзләр, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләрнең булу-булмавын ачыкларга.

 

 ТЕЗМӘ  КУШМА  ҖӨМЛӘ.

   1.Җөмләнең тезмә кушма икәнлеген әйтергә,аның эчендәге аерым җөмләләрне аерып күрсәтергә.

   2.Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүен әйтергә, бәйләүче чараларын күрсәтергә.

   3.Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасында тыныш билгесенең ни өчен куелуын аңлатырга.

   4.Җөмләнең төзелешен күрсәтеп схема төзергә.

 

ИЯРЧЕНЛЕ  КУШМА  ҖӨМЛӘ.

        1.Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнлеген әйтергә баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтер-

гә.

         2.Иярчен җөмләнең төзелеш һәм   мәгънә төрен  билгеләргә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә.

         3.Иярчен һәм баш җөмләләр  арасында нинди  тыныш билгесенең ни өчен куелуын яки куелмавын аңлатырга.

          4.Җөмләнең төзелешен күрсәткән схема төзергә.

 

        КҮП ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘ.

       1.Баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә,  соңгыларының төзелеш һәм мәгънә ягыннан төр-ләрен, бәйләүче чаралрын әйтергә.

        2.Схема төзергә.

        3.Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләргә.

 

КАТНАШ  КУШМА  ҖӨМЛӘ.

     1.Икедән артык җөмлә табвп күрсәтергә, алар арасында тезүле бәйләнеш тә, ияртүле бәйләнеш тә булуын исбатларга, бәйләүче чараларны әйтергә.

     2.Тезүле бәйләнешнең баш һәм гади җөмләләр арасында булуын әйтергә.

     3.Схема төзергә.

     4.Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләргә.

 

СҮЗТЕЗМӘЛӘРНЕ, ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕН ҺӘМ  ҖӨМЛӘЛӘРНЕ  СИНТАКСИК     ЯКТАН ТИКШЕРҮ ҮРНӘКЛӘРЕ.

Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте.(М.Мәһдиев.)

 

        Бу-гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә; составында тиңдәш ияләр(кичләр, төннәр)  һәм тиңдәш аергычлар ( йомшак карлы, ябалак карлы) бар.

        Кичләр, төннәр- гади ияләр, исемнәр  белән  бирелгәннәр;

        үтте-гади фигыль, хәбәр, үткән заман хикәя фигыль белән бирелгән;

        йомшак ябалак карлы кышкы – аергычлар, кичләр сүзенә ияргәннәр,  нинди? соравына җавап  бирәләр,  сыйфатлар белән бирелгәннәр;

        озын – аергыч, төннәр сүзенә  ияргән,  нинди?соравына җавап бирә, сыйфат белән бирелгән;

        шундый-аергыч, уйлар сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән;       

        уйлар эчендә - хәл, рәвеш хәле, үтте сүзенә ияргән, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап бирә, бәйлек сүз белән килгән, исем белән бирелгән.

Конструктор сайтов - uCoz