Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Тема:“Үз җырыңны җырлап кил...” ( М. Әгъләмов “Тукайдан хатлар” )

 

  Максат: М. Әгъләмовның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү; “ Тукайдан хатлар” поэмасын өйрәнү һәм анализ ясау; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; М.Әгъләмов иҗаты аша Г. Тукайның мәһабәт образын укучыларга күрсәтү, аның бүгендә халкына хезмәт итүнең символы булып торуын ассызыклау.

    Җиһазлау: М. Әгъләмов рәсеме, әсәрләре күргәзмәсе, Интерактив китап “Г. Тукай “, компьютер, экран.

 

   I. Дәресне оештыру.

   II. Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1. Зәй төбәгенең күренекле шәхесләрен барлау.

2. Җирле язучы һәм шагыйрьләрне искә төшерү.

3. М. Әгъләмовның тормышы һәм иҗаты турында укучыларның чыгышы. ( Алдан әзерләнү буенча )

4. М. Әгъләмовның  “Бары шул....”, “Мин әйттем” шигырьләрен 2 укучыдан сөйләтү.

5. Дәфтәрләрдә эш. М.Әгләмовның “Эзләүчеләргә” шигыреннән эпиграф итеп бер строфа яздырыла:

- Кем җырлый анда? – Тимерче бугай.

- Кем җырлый анда? – Игенче бугай.

- Кем әйтте моны? - Ә бу мин генә.

- Син үз җырыңны җырлап кил менә.

Шулай ук М. Әгъләмовның төрле елларда чыккан  “Кыңгырау” (1970), “Учак урыннары” (1973), “Исәнме йөрәк” (1978), “Киләчәккә кайту” (1987), “Мин әйттем” (1991) һ.б. китапларының исемлеген яздыру.

6. Дәреслек материалы белән танышу.

    III.  Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

1. М. Әгъләмовның “Тукайдан хатлар” поэмасы белән танышу.

2. Интерактив китап буенча Г.Тукайның тормышына карата булган материалларга күзәтү оештыру.

3. Поэмага анализ ясау.

а ) Поэманың үзенчәлекле төзелешенә игътибар итү. Ул берничә бүлектән тора, һәм һәр бүлеккә эпиграф итеп Тукайның дусларына ( Г.Кариев, С.Сүнчәләй, Г.Шәрф, С.Рәмиев, апасы Саҗидә, Ф.Әмирхан, ӘУрманчиев, К.Бәкер) язган хатлардан өзекләр алынган. Бүлекләрнең һәм эпиграфларның идея уртаклыгы нигезендә әсәр “Тукайдан хатлар” дип атала. Әсәрнең “ Кереш” өлешендә лирик герой безне үткәнебез һәм бүгенгебез, ничек яшәвебез турында уйланырга, нәтиҗәләр ясарга чакыра.\

б ) - Укучылар бу хатлар кемгә адреслана? ( “Бу поэма Сезгә - һәммәбезгә!”

- Лирик герой кайда? ( Авылында. Авыл гомер- гомергә хәтер учагы, рухи чыганак. Шуңа да туган телдә “ил”, “җир” төшенчәләрен күңелебезгә балачактан ук сеңдерә барганбыз.)

-Ул ни өчен ачынып яза?.(Чөнки герой  тормыштагы кыйммәтләрнең үзгәрүенә, Тукай томнарының укучысына килеп җитмәвенә ачына.)

в ) - Тукай яшәгән чорның беренче “күмерләре” н сез ничек аңлыйсыз? ( Бу татар дөньясына язгы кояш нурлары кебек азатлык рухы алып килгән Бишенче ел. Шуның белән бергә әлеге “язгы гөрләвек”нең юл башы Курсави һәм Кандалыйдан, Акмулла һәм Кол Галидән, Насыйри һәм Мәрҗәнидән башлануы безнең күз алдына бастырыла.)

г )- Тукай ни өчен әледән-әле үз алдына сорау куйган: “Мин әле кая барам?”? ( Җавап эзләп лирик герой Тукай язмышын, ул яшәгән чорны күзаллый. Чөнки ул “рухи богау”дан котылырга теләп, һәм милләт язмышы өчен борчылып бәргәләнгән. Моны күпләр аңламаган.)

4. М. Әгъләмов аның шундый кыен шартларда да үзеннән соң илгә үлемсез моңнар калдыруына соклануын яшерә алмый. Лирик геройның  рухи көчен, шигъри осталыгын халкына тапшыра алган шагыйрьне дөрләп янган учакта ныгыган тимергә тиңли. Бу көчнең еллар аша үтеп, көрәш символына әверелүенә шатлана һәм горурланып, тулы ышаныч белдерә.

Тукай тормышы, иҗаты турындагы уйланулары яктылыгында лирик геройның бүгенге халәте ачыла.Шуңа күрә төшендә очраткан Тукайның фикере, теләге аңа васыять булып яңгырый:

Тик курыкма,

           Рухи байлык бетми

                            Якаңнардан Мәскәү тотса да.

               Җырлаучылар күп, тик оныта күрмә

    Үз халкыңа җырлау кирәген.

Әнә шул рәвешле, шагыйрьнең иҗаты     һәм көрәше белән бүгенге көнебезнең үзара бәйләнешендә әсәрнең фәлсәфи тирәнлеге ачыла.

  М. Әгъләмов бөек Тукайның халкына хезмәт итүне символы булып торуын ассызыклый. Автор, тирән фәлсәфи уйлануларын безгә җиткерү өчен, оста чагыштырулардан, мәгънәле метафоралардан, каршы куюлардан, үзенчәлекле кабатлаулардан файдалана. (Һәр  сурәтләү чарасына укучылардан мисаллар таптырыла.)

    IV.Дәресне йомгаклау. Эпиграфны искә төшерү. Әйе,

М. Әгъләмов гомере буе үз  җырын җырлап  яши, иҗат итә.

Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты М.Әгъләмов шигърияте фәлсәфи гомумиләштерүләргә бай булуы, халыкчан, сәнгатьчә фикерләве, поэзиянең классик формаларыннан уңышлы файдалануы, тел - стиль үзенчәлеге белән игътибарга лаек.

V/Өй эше. М. Әгъләмовның туган җиргә багышланган бер шигырен ятларга.

  

Конструктор сайтов - uCoz