Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Эчтәлек

 

I. Кереш сүз.

Җир Хартиясе труында  мәгълүмат................................................................3-4

II. Халкымның йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәре

1. Татарстан күпмилләтле дәүләт....................................................................4-5

2.  “ Сез нинди милли бәйрәмнәр һәм йолалар беләсез?”

 Анкета  мәгълүматлары..................................................................................6-8

3. Татар халкы – республикабызның төп халкы...........................................8-9

4. Сабантуй бәйрәме – халык бәйрәме...........................................................9-14

5. Керәшен татарлары бәйрәмнәре – Питрау һәм Казанская......................14-16

6. Чуваш халкы йолалары..............................................................................16-17

7. Татар халкының гореф-гадәте һәм йолалары..........................................17-18

III. Нәтиҗә.......................................................................................................18

IV. Кулланылган әдәбият...............................................................................19

V. Презентация.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

      Максат: Татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу .

        Фәнни тикшерү эшенең бурычлары:

- йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәрнең төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәнен дәлилләү;

- әдәби әсәрләргә нигезләнеп, йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәренең

буыннан-буынга тапшырылып килүен ачыклау;

- Зәй төбәгендә уздырыла торган йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәрне барлау.

Методлар:

1.     Фәнни, әдәби һәм матбугат материаллары белән эшләү.

2.     Әдәби әсәрләргә анализ бирү.

3.     Өлешчә эзләнүле метод.

4.     Интервью алу.

5.     Анкета тутыру.

        I. “ Булыргамы, әллә булмаскамы?” – дигән сорауны моннан дүрт гасыр элек яшәгән инглиз даһие, шагыйрь һәм драматург Ульям Шекспир куйган. XX гасыр ахырында бу сорау кешелек дөньясынына да экологик афәт, ашкынып  кораллану, сугышлар кебек глобаль проблемалар формасында  килеп туды. Һәм  Җир шарына юк ителү куркынычы янавы турында билгеле булды. Дөньяның бик югары дәрәҗәле галимнәре, проблеманы тану белән генә чикләнмичә, аны бергәләп хәл итү чараларын да эзләргә керештеләр. Җирдә тотрыклы тормыш рәвешенә ирешү, тыныч һәм аның киләчәге өчен җаваплылык тоеп яшәүне күздә тотып, Җир Хартиясе булдырдылар.  Җир Хартиясе ул – XXI гасырда гадел, тотрыклы һәм тыныч кешеләр берлеге төзүнең төп принциплар декларациясе. Максаты кешеләрдә яңа хис – үзара глобаль бәйләнеш һәм кешелек дөньясының, шулай ук бөтен тереклек ияләренең иминлеге өчен җаваплылык хисе тәрбияләү. Җир Хартиясе принциплары үз эченә тереклек берлеген хөрмәт итү һәм кайгырту, экологик бөтенлек, социаль һәм икътисади гаделлек, демократия, көч кулланмау һәм тынычлык мәсьәләләрен үз эченә ала. 2000 нче елның 29 нчы июнендә Гаага шәһәренең Дөнья Сараенда   Җир Хартиясе проектын рәсми тәкъдир итү тантанасы булды. Бу тантанада Татарстан Республикасы президенты М.Ш.Шәймиев:                                                                                                               

“Республикабыз Җир Хартиясен тормышка ашыру өчен эксперименталь территория була алачак , чөнки моның бөтен шартларда тудырылган ”,- дигән мөрәҗәгать белән чыкты. 2001 нче елның апрелендә Татарстан Парламенты тантаналы төстә Җир Хартиясен кабул итте. Шулай итеп, Татарстан Республикасы дөньяда беренчеләрдән булып Җир Хартиясе принципларын  тормышка ашыручы регионга әйләнде.

       Мин үземнең фәнни – эзләнүле эшемне Җир Хартиясенең 12 принцибыннан чыгып эшләдем. Анда болай диелә: “ Төп һәм азсанлы халыкларның хокукларын аерым игътибарга алган хәлдә, һичбер чыгармасыз бөтен кешенең, аларның абруен, хокукын яклау.”  Менә шушы принцип кысаларында Татарстан Республикасының төп халкы булган татар милләтенең йола, гореф-гадәт, бәйрәмнәре турындагы хезмәтемне сезгә тәкъдим итәм.

    II. Халкымның йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәре .

1. Татарстан Республикасы күпмилләтле дәүләт. Аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Татарлар барлык халыкның 52,9 %, руслар39,5%, чувашлар 3,4% ын ,ә башка милләтләр 4,2% алып тора.

 

Туган төбәгебез Зәйдә 10нан артык милләт яши. Шуларның 56% татарлар, 40% руслар, 2% якыны чувашлар, 0,6% украиннар, 0,4% башкортлар, 1,2% ы башка милләт халыклары. Алар республикабызда бер бөтен зур гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәт, йола, бәйрәмнәрен, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә эшләп, бәйрәм итеп, үзара дус-тату яшәп, киләчәккә атлыйлар.

 

 

 Мин шушы гаиләнең үз туган татар телен яратучы, үз милләтен хөрмәт итүче - бер вәкиле. Шуңа күрә эшемдә республикам да яшәүче халыкларны бер бөтен – халкым дип атадым. Төрле милләт кешеләре булсалар да, алар күп еллар бергә яшиләр. Шулай булгач,  зур бер Халык дип әйтергә хокукыбыз бардыр, минемчә, чөнки татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй, керәшеннәрнең һәм башка христиан диненә караган Питрау (Петров день) кебек бәйрәмнәрне олылап, бергәләп бәйрәм итә башладык. Татар халкының традицион йолалары һәм бәйрәмнәре республикабызда яшәгән  төрле милләт халыклары: рус, башкорт, чуваш, мари, удмуртлар белән дә зур уртаклык булуын күрсәтә. Бу исә элек-электән үк бер-берсе белән аралашып, бер төсле булган табигый шартларда тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе туплап көн итү нәтиҗәсе булып тора дип әйтергә мөмкин.

       2. Мәктәбебезнең 5 нче б, 7 нче б, в һәм 8 нче б,г сыйныфларында укучы балаларның әти-әниләре белән анкета уздырдык.  Анкетада 100 әти-әни катнашты.

 

  

  

2.     Аларга карата мөнәсәбәтегез . “Үз милли бәйрәмнәребезне яратабыз, башка халыкларының бәйрәмнәрендә хөрмәт итәбез,”- дигән җаваплар алынды.

 

  

Сабан-туй

Олы көн

Корбан

бәйрәме

Рама-зан

бәйрәме

Раштуа

Пок-рау

Пит-рау

Казан-

ская

Трой-сын

Май

чабу

Берсен-

дә дә катнаш-

маучы-

лар

63%

68%

22%

12%

73%

14%

45%

17%

19%

39%

16%

 

Анкета мәгълүматларына карасаң, әле әти-әниләрнең барысы да милли бәйрәмнәрне белмиләр яисә алар турында хәбәрдәш  кенә. Халык арасында Сабантуен һәм Олы көнне беләләр. Хәтта шәһәребездә бәйрәмнәрдә катнашмаучылар да юк түгел. Кызганычка каршы, андый гаиләләр очрый әле. Үз гореф-гадәте, йола һәм бәйрәмнәрен белмәгән әти-әниләрнең балаларына яхшы тәрбия бирә алырларына шик туа, чөнки милли горурлык, туган телеңә, туган җиреңә мәхәббәт алар аша гына тәрбияләнә.  Анкета күрсәткәнчә, әле халыкка милли гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәре турында газета-журналларда мәгълүматлар бирү, катнашырга өндәү бүгенге көн бурычларының  берсе.

    3. Татар халкы - республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, озын һәм катлаулы юл үткән. Аның составында төп урынны болгар, хәзәр, кыпчак, татар, угыз  һәм кайбер башка этник кавемнәр алып тора. Болар- төрки кабиләләре. Шуңа күрә татар халкының тарихы борынгы төркиләрдән башлана. Алтын Урда чорында татарлар халык буларак формалаша, аларның мәдәниятләре зур үсешкә ирешә.

    Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага  үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Безнең татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, нократ, әстерхан, касыйм , себер, пермь татарлары. Без Зәй төбәгендә яшәүче татарлар – ислам динен тотучы Казан татарлары булабыз. Төбәгебездә татарлар һәм керәшеннәр бер милләт булып яшиләр, чөнки телләребез бер, тик диннәребез генә төрле. Керәшеннәр христиан динен тоталар. Керәшеннәрдә яшәп килгән иҗтимагый йола һәм бәйрәмнәрен үткәрү вакыты христиан календаре бәйрәмнәренә туры китерелгән. Аларның исемнәре татар теле үзенчәлекләренә яраклаштырып, русча йөртелгән. Шуңа күрә керәшен татарларының  бәйрәмнәре рус халкыныкына охшаш. Ә йола, гореф-гадәтләре башкача.

     Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә.

Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.

   Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабантуйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Май чабу, Покрау, яфрак бәйрәмнәре; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; христиан диненә бәйле Пасха, Раштуа, Кач ману бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр,  утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.

      4. Республикабызда бик зурлап уздырыла торган бәйрәмебез – сабантуе.

                     

 Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак,  авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ләкин сабантуй ул шул авыл халкының үз бәйрәме исәпләнгән һәм башка авыллардан кунак чакыру гадәте булмаган. Катнашасы килгән күршеләр чакырмыйча гына, мәйданга үзләре килгәннәр һәм бәйгеләр беткәч, гадәттә өйләренә кайтып киткәннәр. Дөрес, бу авылдагы туган-тумачасы һәм таныш-белешләренең ашка чакыруы да мөмкин булган. Ләкин, тулаем алганда, сабантуй кунак чакыру, кунакка йөрешү вакыты түгел. Әйе, ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар Һ.б.

     Сабантуй көнне иртән иртүк балалар өйдән өйгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыйганнар, Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабантуеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. .Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган.  Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган.

     Сабантуен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган.  Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.

      Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене такканнар.  Сабантуендагы ат чабышын Г.Ибраһимов үзенең “Алмачуар “ хикәясендә бик оста тасвирлаган. Тик хикәя генә үкенечле бетә.

                                       Шул ук вакытта көрәш тә башланган. Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән, аннары яшүсмерләр, егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән. Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган.  Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән.

      Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре  аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.

    Гомәр Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик әсәрендә сабантуй бәйрәме нәкъ мин алда язып киткәнчә оештырылган. Ул аны яшьлегенең бик матур мизгеле итеп тасвирлаган. Кечкенә малайның йомырка җыюдан соң кичергән шатлык хисләрен, бәйрәмнең җанлылыгын укучыга шулай сурәтләгән ки, әсәрне укыгач, үзеңне шунда кебек тоя башлыйсың. Чәчү беткәннән соң, печәнгә төшкәнче, керәшеннәрдә, мишәрләрдә, татарлар яшәгән кайбер җирләрдә җыен  үткәргәннәр. Ул кунаклашу, ягъни атна буе кунакка йөрү        һәм ярминкәләрдә булу, сабантуендагы кебек бүләкләр җыеп, көрәш, ат чабышлары, уеннар уздырганнар. 

       Хәзерге вакытта да сабантуйлары бик матур  итеп үткәрелә. Тик ул киресенчә, чәчү беткәч, июнь аеның беренче атналарында авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары ай урталарында республикабызның зур  шәһәрләрендә уздырыла. Хәзерге сабантуйларын үткәрү - элекке вакыттагы җыеннар уздыру вакытына туры килә. Июнь ахырында җөмһүриятебезнең башкаласында зур республика Сабантуе була. Сабантуй бәйрәмен үткәрү датасын хакимият тарафыннан билгеләнә. Элек-электән килгән бүләк җыюлар,  ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү,армспорт, гер күтәрү. Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии. Тик хәзерге сабантуйларының ямен җибәрүче факторлар да бар. Бу хәмер, сыра эчеп, исереп йөрүчеләр, тәртип бозучылар. Элекке заманда бу бик сирәк күренеш булган һәм кешеләр тарафыннан бик нык тәнкыйтьләнгән.

   Сабантуйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара. Республикабызның күп кенә районнары бу эштә актив катнаша. Безнең Зәебездә инде менә бишенче ел  төрле төбәкләрдә сабантуйлары үткәрә. Ырынбур, Самара, Пермь, Чиләбедә уздырылган сабантуйларында катнашты. Зәй төбәге артистлары, спортчылары, хөрмәтле кешеләре быел шундый сабантуйлардан Чиләбе шәһәрендә үткән федераль Сабантуенда, аннары Ырынбур өлкәсендә Әсәкәйдә уздырылган бәйрәмдә булып кайттылар. Алар анда милләттәшләребез белән аралашып, татар дөньясының яңалыклары белән таныштырып, яңа җыр-моңнарын яңгыраттылар. Бу сабантуйларының чын шаһите булган, төбәгебезнең оста гармунчысы – Фазуллина Роза Степановна белән таныштырасым килә. Шәһәребездә аны белмәгән кеше бик аздыр. Ул “ Уйнагыз, гармуннар!” бәйгесе җиңүчесе. Роза Степановна район гармунчылары белән берлектә сабантуйларда катнаша. Ул бу бәйрәмнәр турында менә нәрсәләр ди:

”  Кайсы гына төбәккә барсак та, безне чәкчәк  һәм якты йөз белән каршы алдылар. Руслар арасында яшәсәләр дә, туган телебездә рәхәтләндереп сөйләшәләр. Син үзеңне чит төбәктә түгел,  ә күрше авылда гына кебек хис итә башлыйсың.

 

      Ә инде сабантуйларына килгәндә, бездәге кебек уздыралар. Ат чабышлары, көрәш, капчык киеп йөгерү, баганага менү, аркан тартышу, чүлмәк вату һ.б. уеннар уйныйлар. Мәйдан уртасындагы сәхнәдә концерт бара. Татарча җыр-моң бар җирдә яңгырап тора. Зәйдән барган артистлар  концерт куя, спортчыларыбыз җирле халык белән берлектә уеннарда катнаша.

      Татарлар булмаган һәм яшәмәгән җир юк бугай дип, менә шушындый очрашулардан соң уйлап куясың. Икенче елга, 2008 нче елда федераль Сабантуе Әстерханда оештырылачак. Гомерем булса, анда да барырга җыенам әле,” – дип сүзен төгәлләде Роза Степановна.

    Роза апага сәламәтлекләр телик, шәһәребездә мондый җырга-моңга гашыйк кешеләр булганда, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, бәйрәмнәребез яшәячәк әле.

          5. Сабантуйлары гөрләп үткәннән соң, күп тә үтми тагын бер олы бәйрәм  - Питрау бәйрәме ( Петров день) уздырыла. Бу керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.  Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

 

   Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 нче июль көнне билгеләп үтелә. Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу-кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Ә яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау “ дип аталган.

 

   Хәзер Питрау – Зәй җирлегендә Баграж яныдагы Кашкатау итәгендә бик зурлап уздырыла. Анда керәшеннәр генә түгел, барча зәйлеләр катнаша. Кайлардан гына килмиләр бу көнне Кашкатауга. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш-бәйгеләр үткәрелә. Мәйданда спорт уеннары ( армспорт, гер күтәрү, көрәш), утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясе” үрү, “Питрау букеты ” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла. Иң кульминацион вакыты – “ Питрау чибәре“ сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны “ Питрау чибәре“ кабыза. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены башлана. Бу бәйрәмдә Зәй төбәгендә яшәгән барлык милләт вәкилләре дә катнаша. Питрау бәйрәме Мамадышта да бик олылап үткәрелә башлады.

         Зәй төбәгендә бүгенге көндә дистәгә якын милләт вәкилләре бер гаиләдәй, дус-тату яши. Аларга мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләрен яңарту өчен шартлар тудырыла. Сабантуй, Питрау, Казанская һәм башка халык бәйрәмнәре елдан-ел матуррак үтә. Һәр авыл ниндә булса бәйрәм үткәрүе белән элек-электән аерылып торган. Баграҗда Питрау, Сәвәләйдә Боламык,  ә Якты Күл Казанскаясы белән тирә як авылларны шаккатырган. Казанская бәйрәме 21 нче июль көнне уздырыла. Ул дини бәйрәм. Шулай ук халыкның зур эшкә тотынганчы , яъни урып- җыю эшләре башланганчы ял итеп алу бәйрәме дә.        Казанская – халыкның кичке уенга төшүе, ял итү киче ул. Уеннар, җыр-биюләр төнгә кадәр дәвам иткән, Зәй болыннары, авыл урамнары гөр килеп торган, күршеләр, туганнар йорттан-йортка йөреп, кунак булганнар. Әлеге бәйрәмдә кавышкан, туй көннәрен билгеләп үткән парлар да булган. Казанская – ул гаилә иминлеге һәм хатын-кызлар бәйрәме дә. “Казанская чибәре”, “ Иң яхшы  керәшен җырын башкаручы” бәйгеләре бүгенге көндә дә күпләрдә кызыксыну уята.

 

 

 

       Керәшеннәрнең , русларның һәм чувашларның бик олылап бәйрәм итә торган  дини бәйрәмнәре: Олы Көн ( Пасха ), Раштуа, Нардуган, Май чабу ( Масленница ), Тройсын (Троица), Покрау (Покров) һ.б.

      6. Безнең Зәй төбәгендә руслардан кала саны буеча өченче урында чувашлар тора. Чувашлар татарлар кебек чукынган чувашларга һәм чукынмаган чувашларга бүленәләр. Канаш авылында чукынмаган чувашлар яши. Алар көлеп, “ безне чукындырырга онытканнар” дип әйтәләр. Шуңа күрә дә ислам динен дә, христиан динен дә тотмыйлар. “Әби-бабайлар өйрәтеп калдырган догаларны укыйбыз, алардан калган гореф-гадәтләрне саклап яшибез,” - ди Татьяна Ильяровна. Шуңа  аларның үз бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре башкачарак. Олы көн, Симек һәм Тройсынны гына билгеләп үтәләр. Бу турыда мин 75 яшьлек , саф татар телендә сөйләшүче Савгильдина Татьяна Ильяровна белән очрашудан белдем. Олы көн бәйрәме христианнардан алдарак үткәрелә, ул пәнҗешәмбе көнне була. Йомырка ману, җыю  кебек йолалар да бар. Ә инде Симек июнь аенда уздырылган. Чәршәмбе көнне кешеләр мунча якканнар, өй җыештырганнар, кер юганнар, барлык эшләрен бетереп , бәйрәмгә әзерләнгәннәр. Кече атна (пәнҗешәмбе) көнне, үлгәннәрне искә алу көне ( родительский) үткән. Бу көнне сарык тәкәсе суеп, бәлеш пешергәннәр. Бәлешләр саны парлы   булмаган, я ул өч, я биш, я җиде булган. Бер бәлеш һәрвакытта балаларга атап салынган. Ит шушы көнне үк ашалып бетәргә тиеш булган, ә сөякләрне кемгә атап суелуына карап, шуның каберенә күмелгән. Җомга көнне сабантуе уздырганнар. Татарлардагы кебек уеннар, ярышлар барсы да булган. Шимбә көнне Тройсынны бәйрәм иткәннәр. Керәшеннәрдәге  кебек урманнан каен ботаклары алып кайтып, йорт тирәсен, өйнең эчен бизәгәннәр, каен ботаклары тотып, җырлар җырлап, урам әйләнгәннәр. Урамның иң матур җирендә уен оештырганнар.  Аннары елгага каен ботакларын ташлаганнар. Әгәр каен ботагың батса, начарга юраганнар, ә инде йөзеп китсә, яхшылык көткәннәр.

      7. Татар халкының үзенә генә хас бер йоласы бар. Бу сөннәткә утырту. Бик күп ир балалары булган гаиләләр сөннәт йоласын үтиләр, чөнки бу ата-ананың изге бурычы. Хәзер бу йола  шифаханәләрдә табиблар тарафыннан лазер белән башкарыла. Ә бит моннан берничә дистә еллар элек кенә сөннәтче бабайлар, әбиләр булган. Быел  әдәбият дәресендә Г. Исхакыйның ” Сөннәтче бабай “ әсәрен өйрәндек. Сөннәт йоласының гасырлар дәвамында буыннан-буынга  тапшырылып килүен белдем. Милләтнең киләчәге аңа да бәйле булуын аңладым.

 Татар халкының бүгенге көндә яратып каршы ала торган дини бәйрәмнәребез Рамазан һәм Корбан гаетләре бар. Аларны аны башка мөселман кардәшләребез белән бергә бәйрәм итәбез.  Халкымның үзенә генә хас туй, үлгән кешеләрне күмү йолалары  буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр сакланган    

Г.Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” автобиографик әсәрендә каз өмәсе, сүс һәм тула өмәләре, кунакка килү, утырмалар бик матур итеп сурәтләнгән. Зәй төбәгендә дә аулак өйләр уздыру, утырмага йөрүләр булган. Аларда кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, уеннар, җырлар җырлаганнар. Каз өмәләре, кунаклашу, утырмага, аулак өйләргә йөрүләр көз-кыш айларында гына булган. Татар халкында Яңа ел каршылау бәйрәмнәре элекке вакытта үткәрелмәгән. Ә керәшеннәрдә 25 нче декабрьдән 5 нче гыйнварга кадәр Нардуган, аннары Раштуа бәйрәме башланган.    

      Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве - бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен,  гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

  Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез районыбызда  яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

 III.    Нәтиҗә. Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.

     Халык бәйрәмнәрен саклап калу,  аларны кабат  җанландыру, өйрәнү, җәмгыятебезнең бәйрәм культурасын баета, халыклар дуслыгын ныгыта.

     Республикабыздагы милләтләрнең зур бер гаилә, толерантлык үрнәге булып яшәвендә милли бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрнең роле зур.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

IV. Кулланылган әдәбият

 

1. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.Кзан,1995.

2. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. Казан, 1997.

3. Борһанова Р. “ Якты Күлдә – Казанская бәйрәме”, .“Зәй офыклары”, 2007.

 4. “Зәй офыклары”, “ Питрау”, 18 нче август, 2007.

5.  Кашапова Р. “ Әсәкәйдә татарлар рухы, татар галәме”, “Зәй офыклары”,30нчы июнь, 2007.

6. Максимов Н.В. Без бер тамырдан. Казан, Мәгариф, 2002.

7. Мөхәрҗи М. Җир Хартиясе. Казан, 2007.

8. Сафин Р. Татар юлы. Казан, 2002.

9. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.Казан, 1992.

10. Филиппов А. Карендәшләр. Казан, 2001.

Конструктор сайтов - uCoz