Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәре.

Йомгаклау дәресе (9нчы сыйныф)

 

Зәй муниципаль районы 4нче урта мәктәбенең

1 квалификацион категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Мөхәммәтшина Венера Фәретдин кызы

 

Максат:

-          әсәргә анализ бирү;

-          укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру;

-          укучыларда туган якка мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.

Җиһәазлау:

И. Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәре, шагыйрьнең портреты, таблица, дәреслек, әдәбият дәфтәре.

Дәрес планы:

I. Дәресне оештыру.

II. Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

1. И.Юзеевның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерү.

2. Өй эшен тикшерү.

III. Әсәргә анализ ясау.

  1. Әсәрнең язылу елын, илдәге тарихи вакыйгаларны, әсәрнең жанрын  билгеләү.
  2. Образларга характеристика бирү.
  3. Әсәрнең идеясен, темасын билгеләү.
  4. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар.
  5. Әсәрнең сюжет композициясе.
  6. Әсәрнең  әһәмияте.

IV. Дәресне йомгаклау, нәтиҗәләр чыгару.

V. Өй эше бирү.

VI . Укучыларга билгеләр кую.

 

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру.

Дәреснең максаты белән укучыларны таныштыру.

Укучылар, без бүген И.Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.  Аның “Гашыйклар тавы” әсәренә анализ бирәчәкбез.

II. Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

1. И.Юзеевның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерү. Без аның нинди әсәрләрен өйрәндек? “Таныш моңнар” әсәре – жанры буенча нинди әсәр? “Гашыйклар тавы” әсәренең эпиграфы нәрсә? Үрдәкнең үлеменә сәбәпче кем? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)

 2. “Гашыйклар тавы” әсәренең сюжетын искә төшерү.  ( Әсәрдәге төп вакыйгаларны санап үтелә.)

Әсәрдә туган якны ярату хисе ничек тасвирлана? Укучылар 165 нче биттән туган якны яратып тасвирлаган урыннарны табып укыйлар, үз фикерләрен әйтәләр. Туган җирнең һәр кеше өченкадерле булуын исбатлыйлар.

III. Әсәргә анализ ясау.

1. Әсәр ничәнче елда язылган? “Гашыйклар тавы” әсәре 1985-86 нчы елларда языла.

Илдә нинди тарихи вакыйгалар булган?  1985 нче елда, март аенда М.С.Горбачев үзгәртеп корулар политикасын игълан итә: бу – яңача сәяси фикер. Шул ук елның маенда эчүчелеккә каршы актив кампания башлана. Бу вакытта Әфган сугышы дәвам итә. 1986 нчы елның апрель аенда Чернобыль атом электр станциясендә авария була: табигатькә, кешелеккә зыян килә.

   “Гашыйклар тавы” әсәре И.Юзеевның иҗаты югары ноктада торган вакытта язылган әсәре.

Жанры буенча – повесть- поэма. Повесть, чөнки төп геройлар икәү, вакыйгалар күп, күләме зур. Поэма, чөнки бу –лирик эчтәлекле әсәр, авторның хисләре күп. Лирик герой автор белән туры килә.

2. Образлар системасы.

 

Төп образлар

 

Ярдәмче образлар

Символик образлар

Мөнирә, Сәет

Автор, Өмет, Хәнәфи абзый

Үрдәк, Гашыйклар тавы, Таллыкүл авылы

 

Мөнирә - яшь матур кыз, матур җырлый, кыю кеше. Бер генә атна торып калган ирен гомере буе көтә, биргән вәгдәсенә тугры. Тормышы авыр, ялгыз бала үстерә. Үлгәнче авыл, тау турында кайгырта. Гашыйклар тавын җимерергә барган бульдозерга каршы бара. Нәсел кушаматы – үрдәк. Исеменең мәгьнәсе яктыртучы, якты йөзле, нурлы.

Сәет – 19 яшьлек, урман каравылчысы, аны сакларга куелган кеше. Бик матур итеп гармунда уйный.Гореф-гадәтләргә, риваятьләргә җиңел карый (заманга сылтый). Вәгъдәсен үтәми, туган якларына кайтмый. Кыр үрдәген аткан кулы паралич суга.Сау-сәламәт вакытта туган авылына кайтмый, инвалид коляскасына утыргач гына, авылын, Мөнирәсен исенә төшерә. Яңа гаиләсендә баласы да булмый. Авылда улы барлыгын белмичә үлеп китә. Яшьлектә биргән вәгъдәсенә тугры булмаганы өчен гомере буе газапланып яши.  Исеменең мәгънәсе – башлык, җитәкче, хөкемдар, хуҗа.

   Ни өчен Сәет белән Мөнирәне автор аера? (Чөнки Сәет яшьлегендә табигатькә, Мөнирәгә хыянәт итте (үрдәкне атты). Моның өчен гомере буе газаплана. Мөнирәне шагыйрь Сәеттән саклый, очраштырмый. Гомеренең азагына кадәр ул Сәетне көтә. Мөнирә мәхәббәте белән бәхетле, бик матур итеп яши, туган ягын ярата, аны саклый.)

  Өмет – Гашыйклар тавын җимерүдә әтисенең эшен турыдан-туры дәвам иткән кеше. Эчә. Хатыны, балалары ташлап китеп, әнисе үлгәч кенә акылына килә. Авылга кайтып, яңа өй сала, әнисе яшәгән өйне дә саклый. Гореф-гадәтләргә искелек калдыгы дип караган кешенең дөньяга карашы үзгәрә. Авылны торгыза башлый, Гашыйклар тавындагы күлгә яңалан су белән тутырырга уйлый. Үрдәк кайтуын көтә. (Өметнең төшеннән өзек укырга) Исемен әнисе үзенең тормышка ашмаган хыялларының үтәлүенә өмет итеп кушкан була.

   Автор – лирик герой. Ул, Сәетнең хыялы булып, Таллыкүлгә кайта. Әманәтне тапшыра алмый. Геройлар өчен борчыла. Табигать фаҗигасен тирән кичерә.

    Символик образлар: Кыр үрдәге (риваятьтә) – Серле үрдәк (риваятьтә) – Яралы кош (җырда) – Үрдәк (Мөнирә белән Өметнең төшләрендә). Бу матурлык, мәхәббәт, ирек, тормыш символы.

Күл – яшәеш, тормыш символы. Күл булганда үрдәк тә кайта.

 Гашыйклар тавы – тугрылык, бәхет, биеклек символы, чөнки моның өчен кеше бөтен авырлыкларны җиңә-җиңә бәхеткә ирешә. Кеше гомере дәверендә тауга менә.

Урман – серлелек, авырлык, билгесезлек символы.

Таллыкүл авылы – туган як символы. Мәхәббәт – монда тормыш, яшәү чыганагы, тормыш нигезе.(Мөнирә гомере буена Сәетне көтеп яши.) Тормышның нигезе һәрвакыт мәхәббәткә корылган булырга тиеш.

 

Гашыйклар тавы, Таллыкүл авылы

 

              Элек                                                     Хәзер

сәламәт кешеләр                                        авыру кешеләр

мәһабәт тау зур                                         зур булмаган тау

матур авыл                                                өйләр урынына хәрабәләр

куе урман                                                  сирәк агачлар

шат тавышлар                                           карга авазлары

үрдәкләр йөзгән күл                                 корыган күл, юкка чыккан

Нәтиҗә: табигатьнең, тауның, авылның үзгәрүенә кеше гаепле.

3. Әсәрнең темасы: Мөнирә белән Сәетнең мәхәббәте, Гашыйклар тавы.

Әсәрнең идеясе: кеше - табигать баласы, кешеләрдә булган кыйммәтләр саклангандә гына, табигый бөтенлек саклана.

4. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар:

- табигатьнең пычрануы, сак караш бетү;

- гореф-гадәтләрнең юкка чыгуы;

- эчкечелек;

- әхлаксызлык;

- сугыш афәте;

- авылларны эреләндерү һ.б.

5. Әсәрнең сюжет элементлары.

- экспозиция – авторның себердәге Юрга шәһәренә баруы

- төенләнеш – “Яралы кош”җыры

- хәрәкәт үстерелеше – Сәет-Мөнирә тарихы

- кульминация – Мөнирәнең кабере

- чишелеш – төштәге үрдәкнең кайтуы.

6. Әсәрнең әһәмияте – ышандыру көчендә, тормышчан булуында, күтәрелгән проблемаларның бүген дә актуаль, сәнгатьчә эшләнелеше югары булуында.

VI. Йомгаклау. Шулай итеп, укучылар, без бүген “Гашыйклар тавы” әсәренә анализ ясадык. Әсәрдәге Серле үрдәк бервакытта да туган якларына әйләнеп кайтмас. Авторның җәмгыятьтәге үзгәртеп кору белән бәйле өметләре – табигать байлыкларын кире кайтару - өлешчә генә мөмкин хәл, чөнки бер югалган табигать матурлыгы ул инде кире кайтмый. Матурлык бетүнең сәбәпчеләре – кешеләр. Кешеләрнең рухи байлыгы артмый торып, табигать яхшы якка үзгәрмәячәк.

 

V. Өй эше бирү.

Өйгә эш өч вариантта бирелә.

  1. Гашыйклар тавы – биеклек символы. Аңа кемнәрне менгерә алыр идегез? Бу тауга  менәргә нинди кешеләр  лаек?
  2. Әсәргә нинди иллюстрацияләр ясар идегез?
  3. “Табигатьне саклау – безнең бурыч” дигән темага монологик сөйләм әзерләргә.

VI . Укучыларга билгеләр кую.

Конструктор сайтов - uCoz